Бу коронавирус тормышыбызны кискен үзгәртте дә куйды, шул сәбәпле, Вәкил абый белән дә телефон аша гына әңгәмәләшергә туры килде. Әмма сөйләшү бик кызыклы һәм ихлас булды. Ә инде ул җырлап та җибәргәч... Уйларым белән балачакка, пластинкадан билгеле татар җырчыларының язмаларын тыңлаган вакытларга әйләнеп кайтткандай булдым. Әйе, аның тембрына, моңлы тавышына бүген сәхнәдә микрофон тотып сикергәләп йөргән кайбер яшь җырчыларга көнләшергә генә кала.
Ачык күңелле, аралашучан, шаян холыклы ул, шуңа да тормыш каршылыкларын лаеклы үткәргәндер ул, бәлки. Ә сынаулар Вәкил Галишин өлешенә бик мул төшә. Ул ишле гаиләдә икенче бала булып 1942 елда Миякә районының Җилдәр авылында дөньяга килә. Механизатор әтисе була, бронь буенча тылда кала, әмма озакламый аны да фронтка алалар. Каты алышларның берсендә авыр яралангач, бик озак госпитальдә дәвалана, азак аны өенә кайтаралар. Яугир сугыш елларында күргән авыр михнәтләре турында балаларына ачынып сөйләр булган. Ә әнисе башкалар белән беррәттән колхозда чәчүлекләрне утауда, иген җыюда, көлтә бәйләүдә катнаша, күкрәк баласын да үзе белән басуга йөртә. Үсә төшкәч, малай көне буе җилгәргеч әйләндерүче әнисе янына үзе бара башлый.
Авылда ишле гаиләләрдә тәрбияләнгән балалар кече яшьтән үк хезмәткә өйрәнеп үсә. Вәкил дә бетмәс өй мәшәкатьләреннән, әти-әнисенә ярдәм итүдән тыш, сеңелләрен һәм энесен караша, каникул вакытында колхозда эшләргә дә өлгерә, көтү көтә, печән чаба. 13 яшьлек кенә чагында җәен каен себеркесе әзерләп сатып, шул акчага әнисенә бүләккә - яулык, үзенә мәктәп кирәк - яраклары алуы турында горурланып сөйли.
Уфа шәһәрендә шофер һөнәренә укыганнан соң, егет өч ел армиядә ракета гаскәрендә хезмәт итә. Туган ягына әйләнеп кайткач, булачак тормыш иптәшен очратып гаилә кора, туй үткәрәләр. Язмыш җиле аларны безнең районга, Раевкага, алып килә.
-“Башсельстрой” автотранспорт конторасына эшкә урнашырга баргач, миңа ташландык, йөрергә яраксыз диярлек ГАЗ-63 машинасын тәкъдим иттеләр. Гараж җитәкчесе, әгәр шуны төзәтеп эшләтә алсаң, киләсе елга яңа машина бирбез, дип вәгъдә итте. Сүзендә торды бит, әй, миңа өр-яңа, заводтан чак чыккан ЗИЛ-130 үзбушаткычын бирделәр, - дип елмаеп искә ала ул елларны Вәкил Гобәйдулла улы.
Оешманың конторасы Уфада, автогараж Дәүләкәндә урнашкан була, ә эш урыны - район үзәгендә. Тәүге елларда машинаны ачык һавада калдырырга туры килә, кыш көне түбәсенә кадәр кар күмеп киткән чаклар күп була. Яшь шофер эшкә иртәрәк килеп, техникасын кардан чистарта да, ерак юлга материал артыннан җилдерә.
-Җитмешенче-сиксәненче елларда районда төзелеш эшләре кайный, Раевкада Ленин, Космонавтлар һәм Киров урамнарында ике катлы йортлар, һөнәрчелек училищесы, авылларда мәктәпләр, фермалар төзелде. Безнең контора ПМК-546 оешмасын техника белән тәэмин итә иде. Нәрсәләр генә ташырга туры килмәде: Красноусолдан пыяла, Салаваттан цемент, Стәрлетамактан известь һәм такта, - дип уйлары белән ерак үткәннәргә байкау ясый хезмәт ветераны.
Җаваплы, тәртипле, тырыш шофер, чатлама суыкта да, җәйге челләдә, көзге пычракта да һәрвакыт юлда була. Аның фоторәсеме “Башсельстрой”ның Почет тактасыннан төшми. Фидакарь хезмәте өчен бик күп грамоталар белән бүләкләнә. ПМК бетерелгәннән соң, Вәкил абый “Прогресс” җәмгыятендә слесарь, арытабан шушы ук оешманың ярдәмче хуҗалыгында терлекче һәм каравылчы булып эшли.
Җиңел булмаган хезмәтендә, ерак юлларда, тормыш сынауларын, югалту-кайгыларын (ә алар аз булмый –бердәнбер улы 16 яшендә якты дөнья белән хушлаша, өч ел элек сөекле хатыны да вафат була) кичерергә аңа җырлар ярдәм иткән. Моңлы тавышлы Вәкил Гобәйдулла улы клубта үткәрелгән кичәләрдә һәм концертларда чыгыш ясый, төрле конкурсларда катнаша. Бүген дә табигатьтән бирелгән моңы белән якыннарын шатландыра, бәйрәмнәрдә һәрберсен телефон аша яраткан җырлары белән тәбрикли.
Өлкән яшьтә булуына карамастан, ветеран, күршеләре әйтүенчә, йорт-курасын һәрвакыт тәртиптә тота, бакчасында чүп-әсәрен дә күрмәссең, машинасы да яңа гына сатып алынган кебек аның.
Бүген ул ялгыз түгел. Туганнары, кайгы-шатлыкларны уртаклашырдай тормыш иптәше, күңел җылытыр хатирәләре бар... Сәламәтлек кенә какшамасын.