Шушы июнь көннәрендә республиканың атказанган халык мәгарифе хезмәткәре, районның шәрәфле шәхесе, бөтен гомерен туган Әлшәй районына багышлаган Фәрит Гобәй улы Хәйбрахманов үзенең күркәм гомер бәйрәмен - 70 яшен билгели.
Ул чылтырап аккан чишмәләр төбәге - Түбән Әүрез авылында июнь аеның эссе бер көнендә яугир - фронтовик Гобәйдулла Хәйбрахмановның гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килә. Кызганычка каршы, малайга, абыйсы һәм энесе кебек, ышанычлы ата-ана канаты астында үсәргә насыйп булмый. Әниләре вафат булганда, Фәриткә нибары ике яшь тула. Ун яшьлек чагында әтисез дә кала. Малайларны әтисенең икенче хатыны – Асия инәй тәрбияләп үстерә.
- Бәләкәй балалар белән тол калган әниемә утыз биш яшь тә тулмаган була, - дип хәтерли балачак елларын Фәрит Гобәй улы. – Ә ул вакытка без алты бала идек инде! Әтиебезнең фаҗигале үлеменнән соң никадәр авыр булмасын, ул безне балалар йортына тапшырмый. Асия инәйнең әтисе Әбелгата картәтием бик акыллы һәм диндар кеше була. Ул: «Балаларны үзебез үстереп, аякка бастырырбыз» ди. Шулай итеп барлык туганнар бергәләп безне карашты, төрле яктан ярдәм иттеләр. Урта Азиядәге туганнарыбыз кием-салым, тәм-томнар белән посылка җибәргәннәре әле дә хәтеремдә.
Без Асия инәемә чиксез рәхмәтлебез, аның янында мин дә, туганнарым да үзебезне ятим итеп тоймадык. Әниебез өчен без барыбыз да бертуган булдык. Ул балаларын бер төрле тәрбияләде һәм яратты, бүген дә абый-энеләребез һәм бердәнбер, иң кече яраткан сеңелебез белән без - бер зур гаилә, туганлык җепләребез ныклы, – ди юбиляр.
Сигез сыйныфны тәмамлагач, кече яшеннән үк физик хезмәткә күнеккән Фәрит туган колхозында ат караучы булып эшли башлый. Бер елдан мәктәпне ун еллык итеп үзгәртәләр һәм директор Рәүф Гарип улы Гыйниятуллин киңәше белән егет янә парта артына утыра. Җәйге каникул мәлләрендә комбайнчы ярдәмчесе булып эшли. Аттестат алгач, тимер юл техникумына укырга керә, әмма бер-ике айдан соң аны армиягә алалар. Ике ел Германиядә хезмәт итә. Армиядән соң төпле фикерле егеттә укытучы сыйфатларны күргән туганы - партия хезмәткәренең киңәшен тотып, Фәрит район халык мәгарифе бүлегенә бара. Ул вакытта авыл мәктәпләренә укытучылар җыйган булалар. Хәйбрахмановны Отрадага хезмәт һәм физкультура укытучысы итеп җибәрәләр. Шулай итеп, 1971 елда 20 яшьлек егет педагогик эшчәнлеген башлый.
Бер елдан ул читтән торып Башкорт дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетына укырга керә. Мәктәптә уңышлы эшләгән егетне өч елдан математика укытучысы һәм уку-укыту эшләре мөдире итеп, тиздән Отрада сигезьеллык мәктәбе директоры итеп тәгаенлиләр.
– Отрадада ун ел эшләү минем өчен яхшы мәктәп булды. Монда мин беренче һөнәри күнекмәләр алдым, балалар, ата-аналар, коллегалар белән аралашырга, төрле четерекле мәсьәләләрне хәл итәргә өйрәндем. Мәктәп директоры хөрмәтле Иван Николаевич Чигринның тормыш сабаклары минем өчен юл күрсәтүче якты йолдыз булды, - ди Ф. Г. Хәйбрахманов.
Гомумән, яшь педагог һәм директор янында һәрвакыт зирәк, акыллы остазлары була. Фәрит Гобәй улы Раевка 2нче мәктәбе директоры Владимир Петрович Чижиков, 1нче мәктәп директоры Виталий Владимирович Калиев, Трунтаиш мәктәбе директоры Әсхәт Гыйндулла улы Гыймаев, Ташлы мәктәбе директоры Радик Тимерхан улы Мостафин, Гәйнәямак авылы директоры Гәүхәрия Нәби кызы Нәбиева һәм башка бик күпләрнең акыллы киңәшләрен әле булса онытмый, рәхмәт сүзләре белән искә ала.
Яшь һәм перспективалы җитәкченең уңышлары игътибардан читтә калмый. Тиздән Ф. Г. Хәйбрахмановны Раевка 1нче урта мәктәбе директоры итеп тәгаенлиләр. Монда да Фәрит Гобәй улы үзен белем белем учагының эшен җайга салып, аны алдынгылар исәбенә чыгарып, үзен талантлы педагог һәм оештыручы буларак күрсәтә.
Әлшәй районындагы иң зур мәктәп җитәкчесенең лидерлык сәләтләрен һәм хезмәт җимешләрен республикада да күрәләр. Тиздән көчле педагогик коллектив туплаган Раевка 1нче урта мәктәбе директорын район халык мәгарифе бүлеге җитәкчесе итеп тәгаенлиләр. Бу вазыйфаны биләгән чорда Фәрит Гобәй улы мәгариф өлкәсенә сыйфатлы үзгәрешләр кертә: матди-техник база камилләштерелә, уку-лаборатория һәм спорт җиһазлары яңартыла, авыл мәктәпләре җиһазландырыла, мәктәп китапханәләре фонды тулыландырыла, белем бирү сыйфатын яхшырту буенча күп эшләр башкарыла.
Халык мәгарифен үстерү буенча эшне Фәрит Гобәй улы район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары булып эшләгән вакытында да планлы рәвештә дәвам итә. Бу вазыйфага ул 1995 елда тәгаенләнә. Бу карар нигезле була, чөнки заманча шартларда эшләү өчен халык арасында абруй казанган һәм идарә итү эшчәнлегендә зур тәҗрибә туплаган яхшы әзерлекле кеше кирәк.
Фәрит Хәйбрахманов утыз елдан артык гомерен мәгарифкә багышлый. Шушы дәвердә мәктәп директорларының, балалар бакчалары җитәкчеләренең, педагогларның яңа буыны үсеп чыга, мәгариф системасы да тамырыннан үзгәрә. Фәрит Гобәй улы үсмерләрчә кызыксыну белән һәр яңалыкны отып ала. Нәкъ шушы сыйфаты аңа һөнәри белем дәрәҗәсе, оештыру сәләте, тәҗрибәсе белән беррәттән яңа профессиональ эшчәнлегендә – Әлшәй район Советы секретаре вазыйфасын биләгән чакта кирәк була.
-Бу чор да минем өчен кызыклы һәм җимешле чор булды, - ди район Советында эшләгән еллары турында юбиляр.
Ул вакытта урындагы үзидарә тамырыннан үзгәртеп корулар кичерде, шуңа бәйле хокукый документларны эшләү буенча зур эшләр башкарылды. Нәкъ шушы чорда муниципаль район һәм авыл биләмәләре уставлары, аларга төзәтмәләр һәм өстәлмәләр, 20дән артык максатлы район программасы һәм 80 норматив документ, район символикасы – Әлшәй районы гербы һәм флагы расланды.
Ф. Г. Хәйбрахмановның башлангычы белән Районның шәрәфле шәхесе турындагы положение эшләнде һәм тормышка ашырылды, авыл биләмәләре хакимияте һәм хезмәт коллективлары катнашлыгында спартакиадалар үткәрү традициясе яңадан тергезелде.
Үзенең тырыш хезмәте, эшенә тугрылыгы, җаваплылыгы белән халык арасында абруй һәм ихтирам яулаган хөрмәтле ир-узаманга ял итәргә дә мөмкин булыр иде. Әмма ару-талу белмәс оста оештыручы бүген 70 яшендә дә һаман сафта, районның җәмәгать тормышы уртасында кайнап яши. Аның күпьеллык җитәкчелек тәҗрибәсе әле дә бик кирәкле - менә берничә ел инде Фәрит Гобәй улы район ветераннар советы рәисе булып эшли.
-Әгәр дә миңа тормышымны яңадан башларга туры килсә, һич тә икеләнми, шушы ук юлны сайлар идем. Язмыш миңа туган җиремдә иңгә - иң терәп хезмәт салырлык яхшы кешеләр белән эшләү бәхете бүләк итте. Һөнәремне дөрес сайлавым, балачактан сеңдерелгән ныкышмалылык һәм эшсөярлек сыйфатлары зур уңышларга ирешергә ярдәм итте. Мин эшемдән дә, гаиләмдән дә уңдым. Язмыш мине соклангыч кеше, кызганычка каршы бу дөньядан бик иртә киткән тормыш иптәшем Гүзәл Ибәт кызы белән очраштырды. Ул ышанычлы терәгем булды, аның ярдәме белән мин югары уку йортын тәмамладым. Бүгенге уңышларым белән мин тәү чиратта аңа бурычлымын. Бергәләшеп өч соклангыч кыз тәрбияләп үстердек, хәзер оныкларым уңышлары белән куандыра. Мине үз улыдай тәрбияләп үстергән әнием исән, озакламый аңа 95 яшь тула! Янымда мине яраткан туганнарым, якыннарым бар. Инде әйләнеп үткәннәргә караш ташларга һәм язмышыма рәхмәт әйтәсе генә кала...