Әлшәй хәбәрләре
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Соклангыч кешеләр
21 июнь 2020, 14:00

Тәҗрибәле һәм җаваплы белгеч

Район дәваханәсендә булган чакта үзең дә сизмәстән урта һәм кече персоналның эше ничек оештырылуына игътибар итәргә туры килә.

Район дәваханәсендә булган чакта үзең дә сизмәстән урта һәм кече персоналның эше ничек оештырылуына игътибар итәргә туры килә. Барысы да үз эше белән мәшгуль, артык ыгы-зыгы да юк.
- Өлкән шәфкать туташы вазыйфасында Фәнүзә Хәсәнова менә инде 27 ел хезмәт сала. Аның гомум стажы дүрт дистәгә якын, - ди Раевка үзәк район дәваханәсенең баш табибы Рафаэль Саяпов. – Фәнүзә Гыйрфан кызы тәҗрибәле, грамоталы белгеч һәм изге күңелле кеше. Нәкъ ул урта һәм кече медицина персоналын берләштерүче көч, эшне яхшы оештыра, барысы да вакытында һәм катгый инструкция таләпләренә ярашлы үтәлә. Коллективта ул зур хөрмәт һәм абруй казанган.
1970 елда аларның гаиләсе Ырынбур өлкәсеннән Раевка поселогына күчеп килә. 2нче мәктәпне, арытабан Ырынбур өлкәсендә медицина училищесын тәмамлый. Фәнүзә Гыйрфан кызы һәрвакыт кешеләргә ярдәм итәргә, аларны дәваларга хыяллана. Нечкә, изге күңелле булуы аңа һөнәр сайлаганда хәлиткеч роль уйный. Шушы еллар дәвамында күпме авыруларны дәвалап аякка бастырган ул. Яраларны бәйләү кабинетында эшләгәндә, өлкән шәфкать туташы булгач та һөнәри бурычларын җаваплы башкара.
Башкортстан дәүләт медицина университетында һөнәр алганнан соң, 1993 елда өлкән шәфкать туташы булып эш башлый. Лаеклы хезмәте өчен “Башкортстан Республикасы сәламәтлек саклау өлкәсе алдынгысы” билгесе белән, республика Сәламәтлек саклау министрлыгының, район хакимиятенең, Раевка үзәк район дәваханәсенең почет грамоталары белән бүләкләнгән.
Фәнүзә Гыйрфан кызы тормыш иптәше Айрат белән тату гомер кичерәләр, Айрат вахта ысулы белән нефть компаниясендә эшли. Алар ике кыз һәм бер малай тәрбияләп үстерәләр. Кызлары Светлана һәм Гүзәл югары белемгә ия, икесе дә бухгалтер һөнәрен үзләштергән. Уллары Марат әнисе юлыннан киткән, медицина университетының алтынчы курсын тәмамлый. Фәнүзә Гыйрфан кызы ул табиблар династиясен лаеклы дәвам итәр дип ышана.
Читайте нас: