Әлшәй хәбәрләре
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Соклангыч кешеләр
6 июль 2020, 17:00

Тәрәзә төбем гөл генә

Матур чәчкәләргә карап күңел нечкәрә, тормыш мәшәкатьләре дә юкка чыккандай була.

Матур чәчкәләргә карап күңел нечкәрә, тормыш мәшәкатьләре дә юкка чыккандай була. Психологлар билгеләвенчә, чәчкә аткан бөтен гөлләр дә кешенең иҗади сәләтен үстерә.
Гөл-чәчкә үстерергә яраткан кеше нинди сыйфатларга ия булырга тиеш? Уңган, өлгер, матурлыкка гашыйк, тормышны, тирә-юньдәгеләрне яраткан, диярсез. Әйе, тырышлыгың, җитезлегең булмаса, йорттагы, бигрәк тә авыл җирендәге тавык чүпләсә дә бетмәс эш-мәшәкатьләрдән тыш, гөл-чәчкәләр үстереп булмыйдыр ул.
- Дөресен генә әйткәндә, "Тәрәзә төбем гөл генә" онлайн-акциясен игълан иткәндә, анда катнашучылар шулкадәр күп булыр дип уйламаган идек тә. Авылыбызда матурлыкка мөкиббән хуҗабикәләр, күз явын алырлык гөлләр үстерүчеләр бихисап икән, - ди бу күркәм чараны оештыручы Кыпчак-Аскар авылы китапханәсе мөдире Рәмзия Иманголова.
Чынлап та, акциядә катнашучылар җибәргән фоторәсемнәрне караганнан соң, кыпчак-аскарлыларның уңганлыгына сокланып, тел шартлатырга гына кала. Нинди генә гөлләр үстермәгән алар, исемнәре генә ни тора! Назлы азалияләр, орхидея, глоксинияләр, раузалар, шау чәчкәгә күмелгән яран, тамчы гөлләре, бегонияләр, әрсез кактуслар, дәвалау сәләтенә ия каланхоэ, алоэ һәм тагы да әллә күпме чәчкә-гөлләр.
- Гомер буе авыл хуҗалыгында эшләп хаклы ялга чыккан хезмәт ветераннары, хөрмәтле агинәйләребез Мәрфуга Шәйхетдинова, Миңнегөл Иманголова, Зәлия Кирәева, Әкълимә Исәнова, Тәлига Нигәмәтҗанова, Галия Садыйкова, Тимербикә Гайсина, Маһира Солтанова, Рәзилә Шәрәфетдинова, Зөлхизә Куҗиева, Гилмия Әхмәтова, Таңсылу Миңнеголова, Миңнегөл Солтанова, Гөлли Әлимголова бу акцияне күтәреп алып, яраткан гөлләре янында фотога төшеп җибәргән. Урта буын, яшь хуҗабикәләр дә чарада бик актив катнашты, хәтта читтә яшәгән якташларыбыз да туган якларына “чәчкәле” сәламнәр җибәрде. "Тәрәзә төбем гөл генә" акциясендә катнашучыларның барысына да ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерәбез. Киләчәктә дә тормышларыгыз чәчкә кебек матур булсын, тәрәзә төпләрен назлы гөлләр бизәсен, яраткан шөгылегез кәефләрегезне күтәреп, яшәргә көч бирсен, - диде Рәмзия Гамбәрис кызы.
Бүлмә гөлләре турында төрле юраулар
*Яран гөле тынгысыз вакытта, йокысызлыктан интеккәндә тынычландыра, чебеннәрне "сыйдырмый", яман көчләрне куа, агрессияне киметә.
*Фикус эш урынында җыелган кире энергияне чистарта.
*Гибискус уңай энергетика булдыра, сәламәтлекне ныгыта.
*“Акча гөле” - толстянка муллык китерә. Әгәр яфраклары вак икән - тинлек акчага, эре булса - зур суммага. Аның чәчкә атуы сирәк күренеш. Әгәр сезгә бу бәхет татый икән – тиз арада баерсыз.
*Алоэ - бәхетсез очрактан саклый.
*Фиалка - төрлө авырулардан саклый. Аны "тәрбияче гөл" дип тә йөртәләр, чөнки балаларны ярата.
*Кактусларны телевизор, компьютер янына утыртырга киңәш ителә. Чөнки ул электромагнит нурларыннан саклый. Бу гөлне тәрәзә төбенә куйсагыз, йортыгызны бурлардан саклар, дип тә әйтәләр.
*Фикус гөле - бәхеткә. Ул кире эмоцияләрдән котылдырып, озакка сузылган бәхәсне чишәргә ярдәм итә, кешеләрне борчылудан, тынгысызлыктан саклый. Шундый ышану да яши: "Балалары булмаган гаиләдә фикус гөле үстерсәләр, сабыйлары туар". Фикусны аш-су бүлмәсендә урнаштырсаң, азыкның муллыгына, йокы бүлмәсендә тоту - тынычлыкка, диләр.
Читайте нас: