Әлшәй хәбәрләре
-3 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Соклангыч кешеләр
30 июль 2020, 10:57

Күкләргә язылган язмыш

“Нәнәем, бөтен язмышың күкләргә языла, ди.

“Нәнәем, бөтен язмышың күкләргә языла, ди. Булмас, димә! Барлык җиһанны аңлап кара! Әллә нинди нәрсәләр яшәгән

йолдызлар булуы да ихтимал...”

Бу юллар Раевка авылының Яңавыл бистәсендә яшәүче Тимербай абый Юнысовның әле күптән түгел генә дөнья күргән “Язмыш” исемле китабының төп герое – “бетмәс-төкәнмәс уйлар колы” Биктимернең язмыш турында уйланулары. Ямьле Дим буйларында туып-үскән шигъри күңелле егетнең балачагы, хыялга бай яшьлек еллары турында бераз моңсу хатирәләре, тәүге сөю хисләре, Туган ил алдындагы бурыч, чын ир-егетләр дуслыгы, тарихи үткәннәр, авылларыбыз, кешеләр язмышы турында мең төрле уйлар чылбыры...

Уфа шәһәренең “Беренче типография” нәшрият йортында басылып чыккан бу китапка повестьтан тыш, авторның үзе иҗат иткән шигырьләре дә кергән. Әйткәндәй, әсәрнең сюжеты автобиографик мәгълүматлар белән тулыландырылып, чынбарлыктагы вакыйгаларга үрелеп бара. Бу, минемчә, бик отышлы алым һәм шуңа да китап күпләрдә кызыксыну уятыр, дип уйлыйм.

Шигырь язган һәркем шагыйрь түгел,

Һәр очкан кош түгел лачын, - дип язган бер шигырендә Тимербай Миңлебай улы. Үзенең иҗаты турында да ул бик басынкы итеп, бу бит яраткан шөгыль генә, күңелдә булганны теркәп, йөрәктән чыкканны ак кәгазь битенә төшерү, дип гади генә аңлатып куйды. Ә безнең башкорт һәм татар телләрендә чыккан район басмасын укучылар авторның иҗаты белән яхшы таныш, чөнки аның шигырьләре элегрәк гәзит битләрендә еш кына басылып торды.

Тимербай Юнысов күрше Миякә районының Илчегол авылында туып-үскән. Балачагы сугыш, сугыштан соңгы авыр елларга туры килгән Тимербай абый да ил күргәнне күреп, үз башыннан кичереп үсә. Унике яшеннән әтисез кала.

- Тәүге шигырьләремне 5нче сыйныфта укыганда яза башладым. Ул вакытларда мәктәптә бик зур итеп, бөтен стенаны тутырып, гәзитләр чыгара идек. Менә шунда инде иң башта минем иҗат җимешләрен куялар иде. Шатлыгым эчемә сыймый, әллә нинди зур шагыйрьдәй, канатланып йөри идем, - дип елмаеп искә ала ул елларны Тимербай абый.

Мәктәптән соң ул Стәрлетамак педагогия институтын тәмамлап, ун ел туган авылында балаларга рус теле һәм әдәбиятыннан белем бирә. Нәкъ шушы чорда язмыш аны булачак тормыш иптәше - Илчегол авылына практика үтәргә килгән чибәр кыз Асия белән очраштыра. 1963 елның көзендә яшьләр гөрләтеп туй үткәрә. Бераз алга китеп булса да шуны әйтәм, бүгенге көндә дә алар, менә 57 ел инде, бергә тату гомер кичерә.

...1975 елда Юнысовлар Раевкага күчеп килә. Тимербай Миңлебай улы эшче яшьләр мәктәбендә укыта, арытабан район комитетында, районара базада, кирпеч заводында хезмәт сала һәм унтугыз ел, хаклы ялга чыкканчы, Әлшәй юл ремонтлау-төзү идарәлегендә юл мастеры була. Ветеран бүген дә хезмәтләштәре турында олы хөрмәт белән искә ала, янында күп вакыт яхшы кешеләр генә булуына язмышына бик рәхмәтле ул. Җәмәгать тормышында да актив катнаша, ике тапкыр район Советы депутаты итеп сайлана. 1999 елда намуслы хезмәте өчен Башкортстан Рес-

публикасының Почет грамотасы белән бүләкләнә.

-“Язмыш” повесте - яшәешебез, бу тормышта үз булмышыңны, үз юлыңны табу турында күңел кичерешләрем, уңыш-уңышсызлыкларым, шатлык-көенечләрем чагылган художестволы әсәр. Анда күп яшьтәшләрем, замандашларым үзләрен таныр, мөгаен, - ди Тимербай абый.

Әйе, менә шундый сәләтле, бай күңелле, соклангыч кешеләр яши арабызда. Көндәлек мәшәкатьләр белән без аларны, бәлки, бәһалап тә бетмибездер. Әмма мәңгелек кыйммәтләрне, яшәү мәгънәсен, тирә-ягыбызның матурлыгын нәкъ шундый шәхесләр танырга ярдәм итә түгелме соң? Ә без хөрмәтле ветеранга ныклы сәламәтлек һәм илһам канатларының талмавын телибез.

Читайте нас: