Әлшәй хәбәрләре
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Соклангыч кешеләр
7 август 2020, 20:40

М. М. Газизуллин

Соклангыч кеше, талантлы педагог, оста җитәкче Газизуллин Марат Мотыйгулла улы 86нчы яшендә вафат булды.

Соклангыч кеше, талантлы педагог, оста җитәкче Газизуллин Марат Мотыйгулла улы 86нчы яшендә вафат булды.
М. М. Газизуллин 1935 елның 20 декабрендә Әлшәй районының Хәнҗәр авылында туган. 1963 елда Стәрлетамак дәүләт педагогия институтын тәмамлый, хезмәт эшчәнлеген 1961 елда Хәнҗәр җидееллык мәктәбенең математика укытучысы булып башлый. 1966 елда КПССның Әлшәй район комитеты сәяси мәгариф кабинеты мөдире итеп кабул итәләр. 1970 елда яшь һәм өметле педагогны Әлшәй районы халык мәгарифе бүлеге мөдире итеп тәгаенлиләр. Бу вазыйфаны ул тугыз ел дәвамында башкара. 1979 елдан алып Әлшәй районының 1нче урта мәктәбе директоры булып эшли, 1981 елдан Яңавыл сигезьеллык мәктәбендә математика фәнен укыта. Хаклы ялга чыккач, 1984 елдан 1989 елга кадәр 35нче һөнәрчелек училищесында башлангыч хәрби әзерлек җитәкчесе була.
Марат Мотыйгулла улы югары һөнәри осталыкка ия, талантлы оештыручы, яшь укытучыларның акыллы остазы буларак хәтердә калды. Изге күңелле иде, һәрвакыт һәркемгә чын күңеленнән ярдәм итте.
М. М. Газизуллинга җитәкче кешеләрдә була торган иң яхшы - заманча караш, таләпчәнлек, энергиялелек, педагогик коллективның бар тырышлыгын укыту-тәрбия мәсьәләләрен хәл итүгә юнәлтә белү кебек сыйфатлар хас иде. Һәр башлаган эшен ахырынача җиткерде, коллегаларын үз үрнәгендә, педагогның һәр эшен иҗатка әйләндереп, мавыктыра белде. Ярдәмчел, гадел, акыллы кеше иде.
Үз эшенең остасы, соклангыч шәхес Газизуллин Марат Мотыйгулла улы турында якты истәлек йәрәкләребездә мәңге сакланыр.
Д. Р. Мостафин, С. Н. Колеганов, Ш. Ш. Сәлимов, Д. Ә. Әхмәдишин, И. Х. Кашапов, А. Т. Солтанголов, С. В. Трунова, Н. Ә. Хәйретдинов, Д. Ю. Шелковников, З. Ә. Чупова, З. З. Әхмәтов, Ф. Г. Хәйбрахманов.
Читайте нас: