Аксен авылында яшәүче Анна Степановна Каныгинага 95 яшь тула.
Анна (кыз фамилиясе Караулова) Бәләбәй районының Стрелка авылында туган. Иген уңмау сәбәпле, ачлык башлангач, кешеләр йортларын ташлап эш эзләп читкә чыгып китә, аларның гаиләсе якындагы разъезга күченә. Әтисе, Степан Осипович, укымышлы кеше була, шуңа күрә аны тимер юл участогы бригадиры итеп тәгаенлиләр. Әнисе Екатерина (аның әтисенең исемен Анна Степановна хәтерләми, чөнки ул беренче дөнья сугышында һәлак булган), дин әһеленнән укырга өйрәнә һәм тик дини китаплар гына укый, догаларны да яттан белә, алар ярдәмендә авыруларны дәвалый. Анна әнисеннән догалар укырга өйрәнә. Гаиләләре зур була: алты малай һәм өч кыз. Соңыннан әтисен икенче разъездга күчерәләр, якында ғгна Мәкъсүт авылы урнашкан була, анда Аня башлангыч мәктәпкә йөри. Монда ул дүрт сыйныф тәмамлый, арытабан Аксаковола уҡырға тура килә, анда мәктәп интернатында яши. Ләкин укуын тәмамлап өлгерми – тиф белән авырып китә. Ике ай дәваханәдә ята, әмма чирне җиңеп чыга. Тиздән Бөек Ватан сугышы башлана. Әтисен тагын да икенче урынга – Аксен станциясенә күчерәләр, монда ул тимер юл линиясе мастеры вазифасын башкара. Тимер юлы мөһим стратегик объект булып тора, шуңа күрә аны фронтка җибәрмиләр. Карауловлар агач баракта яши башлый. Бу барак бүген дә яхшы хәлдә, анда әле дә кешеләр яши. Бу урын элек авыл чите булган, монда Вокзал урамыннан Совет урамына тимер юл аша чыгу урыны булган. Агач түшәтмә буйлап арба җигелгән атлар йөргән. Суэтем башнясе ул чакта булмаган, суны казылган скважинадан алганнар. Ул бик болганчык, сары төстә булган. Аксен авыл Советы рәисе Иван Иванович Фомин, хуҗалык кирәк-яраклары өчен бу су яраклы, дигән. Ә эчәр суны чишмәдән ташыганнар.
Транспорт урынына җигелгән атлар гына булган. Карауловлар сыер асраган ул зур гаиләне ачлыктан саклап алып калган. Степан Осипович бу участоктагы тимер юлында эшләүче бердәнбер ир-ат булган. Бөтен авыр эшне хатын-кызлар башкарган. Шушы чорда яңа элеватор эшли башлаган, анда баш бухгалтер Әхмәтриза Камалетдин улы Әдиһәмов булган. Аннаны хисапчы итеп куйганнар. Элеваторга колхозлардан атларда ашлык алып килгәннәр, шуннан тимер юлында вагоннарга төягәннәр. Игеннең чисталыгын, дымлылыгын, шытымлылыгын тикшергәндәр. Анна шушы мәгълүматларны кәгазьгә теркәп барган. Арытабан ул оператив хисап бухгалтеры булып китә һәм хаклы ялга чыкканчы шунда эшли.
Кирпеч заводы турында кызыклы тарихны да мин аннан ишеттем. Монда кирпеч һәм балчык савыт-саба җитештергәннәр. Бер көнне әтисе балчык кружка алып кайта, барлык балалары аны күреп, тотып карарга тырыша, чөнки моңа кадәр агач савыт-сабадан башканы күрмәгәннәр.
Олы яшьтә булуына карамастан, Анна Степановна бик эшлекле һәм актив, андагы энергиягә сокланмау мөмкин түгел . Ул бер үзе яши, магазинга үзе йөри, кирәк булса, район үзәгенә дә чыгып китә. Ул яхшы ишетә, күзлек тә кими. Яшь чагында кул эшләренә өйрәнү теләге бик көчле була, шуңа күрә авыл магазинында тегү машинасын сатып алу зур шатлыкка әйләнә. Кыш көннәрендә ул челтәр бәйләргә ярата, аларны туганнарына һәм якыннарына бүләк итә. Ә җәен бакчасында яшелчә-җимеш үстерә, хәтта кош-корт та тота. Өендәге тәрәзәләрен һәм ишек башларын борынгыча накышлап бәйләнгән челтәрләр бизи. Шушы ук авылда әбинең улы Павел һәм килене яши, Уфадагы кызы һәм оныклары, туруннары да килеп хәлен белеп тора. Авыр чакта ярдәм кулы сузарга әзер торган күршеләре янында. Анна Степановнага ныклы сәламәтлек һәм бәхетле картлык телисе генә кала.