Октябрь уртасында бөтен дөньяда үзенчәлекле дата – Халыкара авыл хатын-кызлары көне билгеләнә. Бу бәйрәм бездә киң таралмаса да, авыл хатын-кызлары аның турында белә, нинди яшьтә булулары, кайда эшләүләре һәм шөгыльләренә карамый, котлыйлар, мессенджерлар һәм социаль челтәрләр аша шаян шигырьләр, открыткалар һәм теләкләрен бер-берсенә җиткерәләр.
Бу дата 2008 елда беренче тапкыр билгеләнә. Аны булдыру идеясе 1995 елда Пекинда узган хатын-кызлар конференциясендә туа, әмма унике елдан үткәч кенә рәсми рәвештә расланып, авыл хатын-кызлары хезмәтенә игътибар итү һәм аларның казанышларын лаеклы бәһалау максаты куела.
Бу бәйрәм, минемчә, нәкъ безнең бүгенге мәкалә герое – соклангыч хуҗабикә, сөекле хатын һәм күп балалы ана, картәни, тырыш эшчән һәм иҗади күңелле ханым – Красный Клин авылыннан Гөлшат Фәнил кызы Нигъмәтуллина кебек гүзәл затларның бәйрәме ул.
Ул Үзбәкстанда туып-үскән. Әти-әнисе Ташкенттагы җир тетрәүдән соң бөтен халык төзелешенә җибәрелгән була, яшьләр шунда очрашып өйләнешә. Гөлшатның, абыйсының һәм сеңелесенең балачагы шунда үтә. 90нчы еллардагы киеренке вакыйгалар башлангач, аларның гаиләсе дә бик күпләр кебек республикага кайта. Үрәзмәт авылында төпләнәләр, Гөлшат әле ул вакытта үсмер кыз гына була. Егерме яшендә шәп егет, авылдашы Маратка кияүгә чыга. Бер-бер артлы өч уллары һәм бер кызлары дөньяга килә. Яшьләр икесе дә “Раевка” авыл хуҗалыгы предприятиесендә эшли, Гөлшат – фермада бозау караучы, ә Марат механизатор була.
- Авылда мәктәп ябылгач, балаларны Первомайский авылы мәктәбенә укырга бирдек, аларны иртән-иртүк мәктәпкә озатырга кирәк, ә мин берничек тә фермадан эштән кайтып өлгерә алмый идем, шуңа күрә Красный Клинга күчек, - дип хәтерли Гөлшат Фәнил кызы.
Озакламый үзе дә Красный Клин мәктәбенә җыештыручы булып эшкә урнаша һәм бер үк вакытта ире белән авыл халкыннан сөт җыю эшенә тотына. Заводка алар көненә тонна ярым сөт тапшыра, продукцияне Тавричанка, Константиновка, Кыпчак-Аскар, Зеленый Клин, авылларыннан да җыялар. Сөт тапшыручылар күбәйгәч, аңа җыештыручы эшен ташларга туры килә.
Бүген 42 яшьлек Гөлшат Фәнил кызы ике оныгы – Айнур һәм Мәдинәгә хәстәрлекле картәни. Өлкән уллары Айдар - эретеп-ябыштыручы, Ерак Себердә эшләп йөри. Кызлары Айгөлгә озакламый егерме яшь тула, ул да Себердә, пешекче булып эшли, нефть университетында читтән торып белем ала. Динислам армия сафында, Кырымда хезмәт итә. Ә иң кечеләре Данир, мәктәпне тәмамлап, Стәрлетамак төзелеш колледжына укырга кергән.
Өлкән уллары әлегә гаиләсе белән әти-әниләре янында яши.
-Киленем Лиана клуб мөдире булып эшли, үзем дә төрле чараларда катнаша, җырлый башладым, - ди Гөлшат Фәнил кызы.
Күптән түгел генә ул “Сәләт” фестиваль-конкурсында катнашу өчен “Туган авылым урамы” дигән ретро-җыр яздырып, клип төшергән. Бу вакыйга «Туган тел» каналы мөхәрриренең социаль челтәрләрдә Гөлшатның җырлап төшкән видеоларын күргәннән соң була.
Гөлшат балачагыннан ук җыр-моңга гашыйк булып, Фәридә Кудашева, Нәзифә Кадыйрова, Әлфия Авзалованың пластинкаларын тыңлап үскән. Үзбәкстанда торганда да әти-әниләре Башкортстаннан якташлары белән бер гаилә кебек яшәгән, еш кына бер-берсенә кунакка йөрешкәннәр. Бу очрашулар бервакытта да туган якка багышланган моңлы җырлардан башка узмый.
- Яшь чагымда сәхнәгә чыгарга уйламый да идем, бик оялчан булдым, Клара Ярулла кызы Тукаева мине беренче тапкыр җырларга чыгарга мәҗбүр итте, дисәң дә була. Бераз «Сөембикә» фольклор ансамбленә дә йөрдем. Соңыннан гаилә мәшәкатьләре артты, чыгышларга вакыт та калмады. Хәзер балаларыбыз үсте, үзләре минем җырлавымны сорый, - ди Гөлшат Фәнил кызы.
Сандугачлар моңын тыңлап үскән, матурлыкка гашыйк ханым чәчәкләр үстерергә дә ярата, алар белән бакчасын һәм йорт алдын бизи, чәчәкләре өчен бетон измәсеннән чүлмәкләр ясый. Өстәвенә күпләп мал һәм кош-корт асрыйлар. Менә шулай бөтен эшкә дә өлгерә Гөлшат, чөнки ул - бөек әдипләр данлаган чын авыл хатын-кызы бит!