Әлшәй хәбәрләре
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Соклангыч кешеләр
6 ноябрь 2020, 11:40

“Язмыш безне үзе кавыштырды”

Тормыш юлыбызда бик күп кешеләр очрый.

Тормыш юлыбызда бик күп кешеләр очрый. Очраклы гына юлчымы ул, яки язмышыбызны тамырыннан үзгәртер кешеме, алдан әйтеп булмый. Казанка авыл Советының Фән авылында яшәүче Нәсимә Вәли кызы һәм Рифкать Кәбир улы Халиковлар да кайчандыр язмыш аларга ни әзерләгәнен башына да китерми.
Алар очрашканда Нәсимәгә 24 яшь кенә була. Ә Рифкать хатынын югалткан, ике бәләкәй улын ялгызы тәрбияләгән. Яшьләрнең бер гаилә булып яши башлавында балалар төп рольне уйный да инде.
-Раевка 1нче мәктәбенең 9нчы сыйныфын тәмамлагач, ит комбинатына эшкә бардым. Мал чалу цехында өйрәнчек булып йөрдем, вакытлыча тимер юлында эшләдем, соңыннан Уфага китеп, шырпы фабрикасына урнаштым. Күпмедер вакыттан соң кире Раевкага кайттым һәм әнием урынына 58нче балалар бакчасында кер юучы булып эшләдем. Соңыннан Рифкать белән таныштым. Аның өлкән улы Гаязга ул вакытта биш яшь, кечесе Рәфискә ике яшь тә тулмаган иде. Бергә балаларны үстердек, хәзер инде иң бәләкәенә озакламый 40 яшь тула, - ди Нәсимә Вәли кызы.
Рифкать Кәбир улы балачанын күз яшьләре белән искә ала. Ул күп балалы гаиләдә тәрбияләнә. Әтисе фронтка да барып җитә алмый, авыр операциядән соң якты дөнья белән хушлаша. Әнисе алты баланы ялгызы карап үстерә.
-Кышын укыдык, җәен колхозга ярдәм иттек. Бәрәңгедән өзелмәдек. Аны базарга барып ипигә, киемгә алыштырдык. Шулай көн күрдек, - ди ул.
Өйләнешкәннән соң алар Дәүләкән районына күченеп китә. Соңыннан, Рифкатьнең әнисе чирләгәч, Фән авылына кайтып төпләнәләр. Гаилә башлыгы озак еллар “Завет Ленина” колхозында ындыр табагында тракторчы, хаклы ялга чыкканчы унсигез ел терлекче һәм ике ел ферма мөдире булып хезмәт сала. Эшсез утырырга яратмаган 82 яшьлек Рифкать Кәбир улы бүген дә сәгать биштә тора, үзе сыер сава. Колыны белән аты да бар, аның белән ул үзенә дә, күршесенә дә печән ташый. Үзенең печән чапкычы, җыйгычы, “Беларус” тракторы бар. Озакламый көтү чираты да җитә.
-Кемнең сыеры, башмагы һәм җиде сарыгы бар, шулар авыл малын дүрт көн көтәргә тиеш. Үзеңнең кулыңнан килми икән, кеше яллыйсың, - ди Рифкать абый.
Авылдашлары тырыш, ярдәмчел Халиковлар гаиләсен ихтирам итә. Ә язмыш аларга сынауларны да җибәреп кенә тора. Уллары Рәшит, эш урынында җәрәхәтләнеп, түшәктә ята. Алты баласына –Рәшит, Рәфис, Гаяз, Алия, Зилә, Шамилга һәм тугыз оныгына бер тигез сөю, хәстәрлек һәм наз бүләк иткән әниләре Нәсимә Вәли кызы да берничә ел элек инсульт үткәргән.
Бергә тормыш коруларының алтын юбилеен билгеләгән Нәсимә һәм Рифкать Халиковлар әле дә бер-берсен хөрмәтләп, тигез гомер итәләр. Аларга киләчәктә дә гаилә учагын сүндерми, һәр мизгелгә куанып яшәүләрен телибез.
Ирина ВЛАДИМИРОВА.
Читайте нас: