Әлшәй хәбәрләре
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Соклангыч кешеләр
1 декабрь 2020, 12:00

А. М. Ганиев

Районның шәрәфле шәхесе, республиканың атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, халыҡ мәгарифе алдынгысы Азат Миңнегали улы Ганиев 83нче яшендә вафат булды.

Районның шәрәфле шәхесе, республиканың атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, халыҡ мәгарифе алдынгысы Азат Миңнегали улы Ганиев 83нче яшендә вафат булды.
А. М. Ганиев 1938 елның 20 апрелендә Әлшәй районы Никифар авылында туган. Хезмәт эшчәнлеген «Правда» колхозында төрле эш башкаручы булып башлый. Армиядән соң, 1960-1966 елларда, туган колхозында шофер булып эшли. Авылның арытабангы үсеше өчен квалификацияле кадрлар кирәк булуын аңлап, Бәләбәй авыл хуҗалыгын механикалаштыру һәм электрлаштыру техникумына укырга керә. Аны уңышлы тәмамлап, колхозга дипломлы белгеч булып кайта һәм трактор бригадасыа җитәкчелек итё. Соңыннан авыл хуҗалыгы институтында югары белем ала.
1975 елдан 1982 елга кадәр Азат Миңнегали улы “Правда” колхозы рәисенең мәдәни-агарту эшләре буенча урынбасары вазыйфасын башкара. 1982-1983 елларда - беренче партия оешмасының ирекле секретаре. 1983-1985 елларда – Әлшәй район Советы башкарма комитетының авыл хуҗалыгы идарәлеге җитәкчесе урынбасары була. 1985 елда А. М. Ганиевны “Правда” колхозы рәисе итеп сайлыйлар. Күп көч таләп иткән бу вазыйфада ул хаклы ялга чыкканчы, 2001 елга кадәр эшләде. Шушы чорда производство биналары, социаль-мәдәни объектлар, басу һәм ферма эшчәннәре өчен торак төзү кызу барды. Җитәкче производство күрсәткечләрен арттыру өчен генә түгел, иң мөһиме, колхозчыларның яшәү дәрәҗәсен күтәрү, авыл җирендә тормыш сыйфатын яхшырту өчен кулыннан килгәннең барысын да эшли. Азат Миңнегали улы җитәкчелегендә Никифар авыл Советы биләмәләрендә юллар төзелә, су белән тәэмин итү, газ үткәрү мәсьәләләре хәл ителә, шәхси торак төзүчеләргә ярдәм күрсәтелә.
Никифар районда күркәм йортлары, чиста урамнары, матур производство биналары, бассейнлы балалар бакчасы, заманча участок дәваханәсе булган иң төзек авылларның берсенә әйләнә.
Азат Миңнегали улы урындагы Совет депутаты вазыйфасын зур җаваплылык тойгысы белән башкара.
А. М. Ганиевның бөтен тормышы – сайлаган һөнәренә намуслы хезмәт итүнең, үз идеалларына тугрылыкның чагу мисалы. Ул бик кешелекле, итәгатьле иде, югары һөнәри осталыгы, тормышны сөюе һәм оптимист булуы белән башкалардан аерылып торды. Һәр эшне намуслы, анык акыл белән башкарды. Авылдашларының үтенеченә һәрчак игътибарлы булды, көнүзәк мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм күрсәтергә тырышты. Күпләр аны изге күңелле һәм гадилеге өчен ихтирам итте.
Күпьеллык намуслы хезмәте өчен А. М. Ганиевка «Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде, Әлшәй районының шәрәфле шәхесе шулай ук «Почет билгесе» ордены, «Халык мәгарифе алдынгысы» билгесе,
БАССР Югары Советы президиумының Почет грамотасы белән бүләкләнде.
Үз эшенең остасы һәм соклангыч шәхес Ганиев Азат Миңнегали улы турында якты истәлек йөрәкләребездә мәңге сакланыр.
Д. Р. Мостафин, С. Н. Колеганов, Ш. Ш. Сәлимов, Д. Ә. Әхмәдишин, И. Х. Кашапов, А. Т. Солтанголов, С. В. Трунова, Н. Ә. Хәйретдинов, Д. Ю. Шелковников, Ф. Г. Хәйбрахманов, Ә. М. Әхмәдиев, Ф. Г. Вилданов, И. М. Бикмурзин.
Читайте нас: