Әлшәй хәбәрләре
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Соклангыч кешеләр
18 декабрь 2020, 16:52

Дөньядан ямь табып

Район үзәгендә яшәүче Вәсилә Фәхертдин кызының өлешенә язмыш сынаулары күп төшә.

Район үзәгендә яшәүче Вәсилә Фәхертдин кызының өлешенә язмыш сынаулары күп төшә. Әмма тыныч холыклы, ягымлы, тирә-яктагыларга изгелек чәчүче әби бервакытта да тормышына зарланмый, барлык авырлыкларны сабыр гына үткәрә белә.
Балачагы, дөресен әйткәндә, булмаган да, диярлек. Әтисен бөтенләй хәтерләми. Сугыш башланган елда ук ул фронтка китә. Өйдә, Ташкичү авылында, берсеннән-берсе бәләкәй өч кызы белән авырлы хатыны торып кала, Вәсиләгә ул чакта ике яшь кенә була. Ачлык, ялангачлык, билгесезлек, яу кырындагылар өчен борчылу... Әтиләре сугышка киткәннән соң туган төпчек кызны саклап кала алмыйлар. Гаилә башлыгына да туган якларына әйләнеп кайтырга, якыннарын кочагына алырга насыйп булмый. 1942 елда аның хәбәрсез югалуы турында кәгазь килә.
-Үземне белгәннән бирле апаларым белән бергә әниемә йорт эшләрендә, колхоз басуларында ярдәм иттек. Әй, ул заманалар... Көнбагышын да, бодаен да утадык. Кияргә кием юк, тамак туймый, кәлҗемә ашап үстек, - дип хәтерли Вәсилә апа авыр балачагын. - Бер безнең гаилә генә түгел, барлык яшьтәшләрем дә шулай үсте. Җитмәсә, таяныч-терәгебез – әтиебез юк. Әмма әниебез тырышты, кулыннан килгәннең барсын да эшләде. Соратучылар булса да, безне ятим итмим дип, кабат кияүгә чыкмады.
-Биш класс белем белән генә торып калырга туры килде миңа, - дип әрнеп искә ала әңгәмәдәшем. – Зирәклегем бар иде дә бит, күрше авылда укуымны дәвам итү мөмкинлеге генә булмады.
Еллар акрынлап уза, язмыш кызны Сарай авылы егете Өлфәт белән таныштыра. Иренең туган авылында төпләнәләр, колхозда эшлиләр, бер-бер артлы балалары дөньяга килә. 17 ел каената-каенана белән бергә тора Вәсилә апа.
Вакыт үтү менән гаилә район үзәгенә, дөресрәге, элекке Яңавыл авылына күчеп килә, данлыклы “Завет Ленина” хуҗалыгында эшлиләр.
-Алдынгы колхоз иде, ел әйләнәсенә эштән өзелмәдек, - ди Вәсилә Фәхертдин кызы. – Чөгендерен дә үстердек, урак вакытында ындыр табагында иртәдән кичкә кадәр тир түктек, кышын орлыгын да агуладык.
Өйдә дә тавык чүпләсә дә бетмәслек мәшәкатьләр көтә: мич ягарга, су ташырга, кер юарга, җыештырырга, мал-туар карарга кирәк... Ярый әле балалары кул арасына керә, олылары туганнарына да күз-колак булып тора.
Яшь хатынга язмыш авыр сынау җибәрә: гаилә башлыгы һәлакәткә очрый. Түшәктә яткан авыру ирен дүрт ел карый ул. Моның өчен никадәр түземле булу, ихтыяр көче кирәклеген үзе кичергән кеше генә беләдер. Вәсилә әби 45 яшендә тол кала. Әмма сынмый, сыгылмый, биш баланы да аякка бастыра, барысына да туйлар ясый.
-Аллага шөкер, улларым һәм кызларым барысы да парлы, һәр кайсысының үз дөньялары, бәхетләренә күз генә тимәсен. Мин инде ун оныгы һәм биш туруны булган бәхетле картәни, - дип елмая ул.
Кунакчыл хуҗабикәнең ямьле, җыйнак өенең тәрәзә төпләрендә хәтта кыш көннәрендә дә бихисап гөлләр чәчкәгә күмелеп утыра. Балалары һәм оныклары хәлен белеп, ярдәмләшеп тора, туганнары һәм күршеләре белән дә ихлас аралашып яши ул. Якыннарына акыллы киңәшләрен җәлләми, изге догасыннан, фатихасыннан калдырмый. Шаян, җор сүзле, көләч йөзле апа мәктәп елларында ятлаган немец телендәге шигырен дә сөйләп күңелләрне күтәрә. Ә менә район гәзитен гомере буе татар телендә алдыра, үз телемдә укырга яратам, ди ул.
Менә шундый ул тормыштан ямь табып, балаларының, оныкларының уңышларына куанып яшәүче Вәсилә апа Вахитова.
Зилә ВӘЛИУЛЛИНА.
Хезмәт ветераны Вәсилә Вахитова.
Читайте нас: