Әлшәй хәбәрләре
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Соклангыч кешеләр
25 декабрь 2020, 13:54

А. И. Грибель

Соклангыч кеше Грибель Андрей Иванович 74нче яшендә озайлы авырудан соң вафат булды.

Соклангыч кеше Грибель Андрей Иванович 74нче яшендә озайлы авырудан соң вафат булды.
А. И. Грибель 1947 елның 12 июнендә Әлшәй районының Раевка поселогында туган. Хезмәт эшчәнлеген 1967 елда Стәрлетамак шәһәрендәге Башкорт республика мәдәни-агарту училищесын тәмамлаганнан соң, Әлшәй районы мәдәният йортын художество җитәкчесе булып башлый. Шул ук елны директор итеп тәгаенләнә. Армиядә хезмәт итеп кайткач, 1969 елдан Раевка консерв заводы клубы мөдире булып эшли. 1981 елда консерв цехының өлкән мастеры, аннары директорның коммерция мәсьәләләре буенча урынбасары була. 1989 елда “Раевка” совхоз-заводы директоры итеп тәгаенләнә. 1995-2007 елларда А. И. Грибель Раевка авыл Советы хакимиятенә җитәкчелек итә.
Нинди генә вазыйфаны башкарса да Андрей Иванович үзен оста оештыру һәм эшлекле сыйфатларга ия грамоталы җитәкче итеп танытты, чиксез абруй һәм хөрмәт казанды. Зур тормыш тәҗрибәсе, белеме аңа алдына куелган бурычларны уңышлы үтәргә мөмкинлек бирде. Авыл биләмәсе башлыгы вазыйфасында халык мәнфәгатьләрендә йөкләтелгән бурычларны үтәү буенча планлы эш алып барды, район үзәген төзекләндерүгә зур игътибар бирде. Аның эшчәнлеге чорында авыл күзгә күренеп күркәмләнде, учреждениеләр һәм оешмаларның матди-техник базасын ныгыту буенча шактый эшләр башкарылды. Урындагы Совет депутаты һәм авыл биләмәсе башлыгы авылдашларының сорауларына һәм үтенечләренә һәрвакыт игътибарлы булды, төрле проблемаларны хәл итүдә ярдәм итәргә тырышты.
Андрей Ивановичның казанышлары күп санлы мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары белән лаеклы бәяләнде.
Талантлы җитәкче, игелекле, соклангыч шәхес Грибель Андрей Иванович турында якты истәлек аны белгән һәм бергә эшләгән кешеләрнең йөрәгендә мәңге сакланыр. Туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз.
Д. Р. Мостафин, С. Н. Колеганов, Ш. Ш. Сәлимов, А. Т. Солтанголов, Д. Ә. Әхмәдышин, И. Х. Кашапов, С. В. Трунова, Н. Ә. Хәйретдинов, Д. Ю. Шелковников, М. А. Тимасов, Ф. Г.Хәйбрахманов, Ә. М. Әхмәдиев, Ф. Г. Вилданов.
Читайте нас: