Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Социаль ярдәм
4 сентябрь 2018, 02:00

Карар кабул итәргә вакыт

1 октябрь – социаль хезмәтләр җыелмасын алу формасын үзгәртүгә гариза кабул итүнең соңгы көне.

1 октябрь – социаль хезмәтләр җыелмасын алу формасын үзгәртүгә гариза кабул итүнең соңгы көне.
Социаль хезмәтләр җыелмасы федераль льготачыларга бирелә. Ел саен 1 октябрьгә кадәр аларга киләсе елда социаль хезмәтләрне нинди төрдә алачакларын билгеләргә кирәк: натураль формадамы яки акчалатамы.
Әлеге вакытта социаль пакетның бәясе аена 1075,19 сум тәшкил итә, шуның 828,14 сумы – дарулар белән тәэмин итүгә, 128,11 сумы – шифаханә-курортларда дәвалануга юлламага, 118,94 сумы шәһәр яны тимер юл транспортында һәм дәвалану урынына бару һәм кайту өчен шәһәрара транспортта йөрүгә каралган.
Льготаларны алуның гамәлдәге тәртибен сакларга теләсәгез, гариза бирергә кирәкми. Әгәр дә бу тәртипне үзгәртергә теләсәгез (мәсәлән, әле сез акча аласыз, ә яңа елдан дарулар белән алырга телисез), гариза белән мөрәҗәгать итегез.
М. ГЫЙЛЬМЕТДИНОВ,
Пенсия фонды идарәлеге җитәкчесе.
Читайте нас: