Әлшәй хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Социаль ярдәм
4 декабрь 2018, 02:00

Изге эшләр марафоны дәвам итә

Район волонтерлары хәрәкәтенә сез дә кушыла аласыз

“Раевка волонтерлары” җәмәгатьчелек хәрәкәтендә катнашучылар башкарган изге эшләрне санап бетерерлек түгел. Алар күпбалалы гаиләләргә, сәламәтлеге торышы буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә, өлкән яшьтәгеләргә, шулай ук авыр тормыш хәлендә калганнарга, социаль яклауга аеруча мохтаҗ аз тәэмин ителгән гражданнарга актив ярдәм итә.
Раевка авыл биләмәсенең инициатива төркеме әгъзасы Наталья Дорофеева моннан дүрт ел элек “ВКонтакте” челтәрендә “Раевка волонтерлары” төркеме оештырды һәм фикердәшләр туплады. Бәләкәй балалы яшь ана үзе дә кайчандыр ярдәмгә мохтаҗ булган. Аңа дуслары ярдәм иткән, таныш булмаган кешеләр дә ярдәм кулы сузган. Чит-ят кеше аның турында хәстәрлек күрер дигән уй башына да килми Натальяның. Менә шуннан соң ул хәйрия төркеме булдырырга карар итә. Уфадагы аңа ярдәм күрсәткән “Благо” православие үзәгенең дә йогынтысы зур була.
“Раевка волонтерлары” проекты кысаларында кием-салым, башка әйберләр җыю оештырыла. Гадәттә ярдәм сорап янгыннан зыян күрүчеләр, ишле гаиләләр һәм балаларын ялгыз тәрбияләүче аналар мөрәҗәгать итә. Натальяның сайтында авыр тормыш хәлендә калган кешеләрнең үтенечләре урын алган. Шунысы куанычлы, халык изге эшкә дәррәү кушыла, тиз арада кулыннан килгәнчә ярдәм күрсәтергә тырыша.
- Бездә мохтаҗларга караганда изге күңелле, юмарт һәм ярдәмчел кешеләр күбрәк, - ди Наталья. – Шуңа да без быел иркенрәк бина табу турында уйлана башладык. Элек әйберләр кабул итү һәм бирү пункты 4нче мәктәп бинасында урынлашкан иде. Бина җылытылмады,артык дымлылыктан күп әйберләр юкка чыкты. Район хакимияте башлыгы Д. Р. Мостафинның ярдәме белән иркен, ә иң мөһиме, җылы бина бирелде. Стеллажларны “СтройБери” төзелеш базасы хуҗалары бүлде. Әмма алар әлегә җитәрлек түгел. Барлык кием-салымны: костюмнарны, пөхтә итеп салу өчен киштәләр кирәк. Әгәр кем дә булса шушы мәсьәлә буенча ярдәм итсә, мин бик шат булыр идем.
Безнең пунктта куллануда булган, ләкин яхшы хәлдәге өс һәм аяк киемнәре кабул ителә. Шуны билгеләп үтәсе килә, балалар, аеруча яңа туган сабыйлар өчен әйберләргә сорау зур. Башкаларга бирергә дип сайлап тутырган әйберләрегезне игътибар белән карап чыксагыз иде. Ватык уенчыкларны, чатнаган савыт-саба, таплы һәм ертылган өс киемнәре һәм файдалануга яраксыз постель кирәк-яраклары китермәгез. Барлык әйберләр чиста һәм файдалануга яраклы булырга тиеш. Алар сортларга аерылган һәм пакетларга пөхтә итеп тутырылган булса, тагын да яхшырак. Кайда нәрсә салынганы турында язып куйсагыз да була, бу волонтерларның эшен күпкә җиңеләйтер иде.
Әйе, волонтерларның эше бик күп һәм аларның изгелекләрен санап бетерлек түгел. Барлык гамәлләре өчен алар нибары рәхмәт сүзе генә ишетә. Алар ярдәмгә мохтаҗ һәр кеше турында хәстәрлек күрә һәм барысына да күңел җылысы бүләк итә. Раевка волонтерлары приютта тәрбияләнгән балаларга да ярдәм күрсәтә, район яшьләр комитеты, Раевка үзәк район дәваханәсе, дин әһелләре белән хезмәттәшлек итә, “Урындагылар” җәмәгатьчелек хәрәкәтенең хәйрия акцияләрендә катнаша, әниләргә авыру балаларын дәвалау өчен акча җыюда ярдәм итә.
- Изге эшләр марафоны дәвам итә. Бүген һәм хәзер изгелек эшләргә кирәк, ул сезгә йөзләтә әйләнеп кайтачак. Проект сезнең белән безнең тырышлыҡ аркасында гамәлгә ашырыла, - ди Н. Дорофеева. - Шушы еллар аравыгында без Раевкада яшәүчеләргә генә түгел, башка авылдар халкына да ярдәм күрсәтергә өлгердек. Шунысы куандыра, яшьләр дә бушлай үз ярдәмен тәкъдим итә. Бер егет инглиз һәм француз теле буенча репетиторлык хезмәте, стоматолог теш дәвалауны тәкъдим итте.
Әгәр сез авыр тормыш хәлендә калсагыз, безгә килегез. Без тәү чиратта кирәк булган әйберләр табып бирәчәкбез. Әгәр яныгызда ярдәмгә аеруча мохтаҗлар бар икән – андыйларга безнең пункт турында сөйләгез һәм безгә җибәрегез! Ярдәм тиешле льгота документлары булган очракта күрсәтелә. Әгәр инде буш вакытыгыз булып кемгәлер ярдәм итү теләге белән янсагыз, безнең волонтерлар хәрәкәтенә кушылыгыз. Бу чакыру район басмасын укучылар күңелендә дә яклау табар, дип өметләнәм. Әйдәгез, изге гамәлләр кылып яшик!
Айгөл МӨХӘММӘТДИНОВА.
Автор фотосы.
Әйберләр кабул итү һәм бирү пункты Раевка авылы, Киров урамы, 3 адресы буенча урнашкан. Эш сәгатьләрен 8-927-315-77-76 телефоны буенча ачыклавыгызны сорыйбыз.
Наталья Дорофеева.
Читайте нас: