Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Социаль ярдәм
4 декабрь 2018, 02:00

Күпбалалы гаиләләр транспорт салымыннан азат ителә

Дәүләт җыелышы депутатлары күпбалалы дип танылган гаиләдә ата-ананың (уллыкка алучының) яки опекунның (попечительнең) берсен транспорт салымы түләүдән азат итү турында закон кабул итте.

- Мондый ярдәм чарасы двигатель куәте 150 ат көченә кадәр тәшкил иткән җиңел автомобильләргә, шулай ук куәте 125 ат көченә тиң автобусларга карата билгеләнә, - дип аңлатма бирде Дәүләт җыелышы рәисе Константин Толкачев.

Льгота хуҗаның теләге буенча һәр типтагы бер транспорт чарасына бирелә һәм 2018 елның 1 гыйнварыннан 2024 елның 31 декабренә кадәр гамәлдә була. 2018 ел өчен салым 2019 елның ахырында түләнә. Ә күпбалалы гаиләләр киләсе елдан аны түләмәячәк.

“Башинформ”.
Читайте нас: