Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Социаль ярдәм
14 декабрь 2018, 02:00

Автокибет төпкел авылларга юллана

Тәгәрмәчле магазин – республика юбилеена бәләкәй авылларда яшәүчеләргә яхшы бүләк

Тәгәрмәчле магазин – республика юбилеена бәләкәй авылларда яшәүчеләргә яхшы бүләк
Хәбәр итүебезчә, республиканың ун муниципалитетына, шул исәптән безнең районга да, халык саны аз һәм район үзәгеннән еракта булган бәләкәй авылларда сәүдәне үстерү буенча пилот проекты кысаларында автолавкалар бүленде. Бу программаның төп максаты - авыл кешеләренең тормыш сыйфатын яхшырту. Хакы 1,5 миллион сумлык автокибет республика бюджеты исәбенә кайтартылды.
- Районыбыз сәүдә хезмәтләндерүе булмаган бәләкәй авыллар саны 60 проценттан артып киткән муниципалитетлар категориясенә карый, - дип аңлатты район хакимияте башлыгы урынбасары Светлана Трунова. - Без аукцион үткәрдек һәм аның нәтиҗәләре буенча мобиль пункт эшчәнлеге икмәк һәм икмәк-күмәч ризыклары җитештерүгә бәйле эшчәнлек белән шөгыльләнгән малтабар Марсель Шөймөхәмәтовка тапшырылды.
Менә бер ай инде көндәлек кирәк-яраклар һәм башка товарлар магазины районның бәләкәй авылларына йөри. Исемлектә – утыздан артык авыл, автолавка аларга графикка ярашлы – атнасына бер тапкыр, билгеләнгән көнне һәм сәгатьтә килә.
- Азык-төлек тә, сәнәгать товарлары да алып барабыз. Мичтән яңа гына чыккан икмәк-күмәч ризыкларына сорау зур, - ди сатучы Зоя Мостафина. - Автокибетне һәр җирдә шатланып каршы алалар. Бигрәк тә өлкән яшьтәгеләр канәгать. “Магазиныгызда әкияттәге кебек җаның теләгән товар бар!” - дип мактыйлар безне Нефороща авылында яшәүче әбиләр.
Чынлап та, күчмә сәүдә итүне гамәлгә ашыру өчен мини-магазин бөтен кирәкле әйбер белән тәэмин ителгән. Фургонда киштәләр, витриналар, туклану продуктларын һәм сәнәгать товарларын саклау өчен тартмалар, туңдыргыч һәм суыткыч камералар куелган. Җитештерүчеләр шулай ук сатучыга уңайлы шартлар тудыру турында да хәстәрлек күргән: автолавка җылытыла, хәтта җылы һәм салкын су, юынгыч та бар. Автомобильгә тәҗрибәле шофер Факил Шафыйков идарә итә.
Магазинда продукция киң ассортиментта тәкъдим ителә. Анда ярымфабрикатлар, макарон һәм колбаса ризыклары, сөт, он, шикәр һәм ярмалар бар. Кыскасы, авыл халкына хәзер көндәлек товарлар сатып алу өчен район үзәгенә машина яллап барырга кирәкми – барлык продукцияне аларга автокибет алып килә.
Өстәвенә бәләкәй авыллар халкы өчен тәгәрмәчле магазин “зур дөнья” белән аралашу, яңалыклар белән уртаклашу мөмкинлеге дә.
-Әлбәттә, авылларга автолавка җибәреп бик яхшы эшләгәннәр. Безгә, өлкән яшьтәгеләргә, бигрәк тә уңайлы, монда барлык көндәлек товарларны да алырга мөмкин, искергән азык-төлек юк, хаклары да артык кыйммәт түгел, - ди Каран авылыннан 82 яшьлек Әнвәр Йосыпов.
Фәнүзә СУФИЯНОВА.
Автор фотосы.
Мини-магазин Каран авылы урамында.
Читайте нас: