Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Социаль ярдәм
30 апрель 2019, 02:00

Аларда да санлы телевидение күрсәтә

Хәбәр итүебезчә, 3 июньнән федераль каналлар программалары аналог форматта күрсәтмәячәк.

Хәбәр итүебезчә, 3 июньнән федераль каналлар программалары аналог форматта күрсәтмәячәк. Районда санлы телевидениегә күчү буенча эшләр дәвам итә. Санлы сигналы тоту зонасыннан ерак урнашкан авылларда, ә бу 300 йорт, шул исәптән Трунтаиш авыл биләмәсенә караган Сарай һәм Хрустали авыллары, юлдаш антенналары куела.
Бу йортларда яшәүчеләргә юлдаш антеннасы җиһазлары льготалы хакка - 6 мең сумга сатыла. Ә пенсияләренә федераль социаль өстәмә алган пенсионерларга һәм ай саен пособие исәпләнгән балалы аз тәэмин ителгән гаиләләргә санлы приставка бушлай бирелә. Трунтаиш авыл Советы буенча барысы 10 льготачыга юлдаш антеннасы куелган, чиратта - тагы да 8 кеше.
- Зур булмаган Сарай авылында барлыгы 170 йорт исәпләнә, шуларның 41е буш тора. Авылда яшәүчеләрнең күбесе күптән инде IP телевидение, “Телекарта” һәм “Триколор” буенча телевизион тапшырулар карый, - ди авыл биләмәче хакимияте белгече Зөлфия Марс кызы Сафина. – Март ахырында алты льготачыга юлдаш антеннасы куелды. Алар өч ел буе бушлай - 85 канал, арытабан инде егерме канал карый алачак.
Сафиннар гаиләсе дә льготачылар категориясенә карый. Әлфия Хәмит кызы озак еллар “Росгострах” җәмгыятендә страховка агенты булып эшләгән. Пенсиясе зур түгел – сигез меңнән чак кына күбрәк. Ул пенсиясенә федераль социаль өстәмә ала. Мондый бүләккә – бушлай бирелгән “Телекарта” приставкасына ул чиксез шат. Аның телевизоры иске һәм яраткан ташыруларын юлдаш антеннасы белән генә карый ала. Йорт мәшәкатьләреннән бушаган вакытта Әлфия Хәмит кызы соңгы яңалыкларны белү өчен БСТ каналын, шулай ук “Курай” һәм “Туган тел” каналларын карарга ярата. Моңлы җырлар тыңлый-тыңлый кухняда аш-су әзерли, тегәргә ярата. Ул шулай ук гөлләр үстерерү белән мавыга. Тәрәзә төпләрендә төрле төстәге яран гөлләре, халыкта “хатын-кыз бәхете” тип йөртелгән спатифиллум чәчкәгә күмелеп утыра.
Тормыш иптәше Фатыйх Зәки улы озак еллар урманчы булып эшләгән. Ул шулай ук балта остасы да. Элек бура бураган, мебель ясаган. Хатыны ихата тутырып мал-туар асрыйлар. Өч сыер, өч үгез, сарыклар, кош-корт- барысы да ихтибар таләп итә.
Ял көннәрендә шау-гөр килеп балалары, оныклары кайта. Бөтен гаилә бергә җыелып, мул табын артында рәхәтләнеп санлы телевидение тапшыруларын карыйлар.
Айгөл МӨХӘММӘТДИНОВА.
Автор фотосы.
Әлфия Сафина юлдаш антеннасы куюга куанып бетә алмый.
Читайте нас: