Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Социаль ярдәм
1 октябрь 2019, 02:00

Инвалид балаларны реабилитацияләүгә сертификатлар

Башкортстанда инвалид балаларны реабилитацияләүгә акчалата сертификатлар алу өчен гаризалар кабул ителә башлады.

Башкортстанда инвалид балаларны реабилитацияләүгә акчалата сертификатлар алу өчен гаризалар кабул ителә башлады.
Сертификатка республикада яшәгән һәм ел дәвамында реабилитация үзәкләрендә хезмәтләр алмаган сәламәтлеге торышы буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар хокуклы. Аның бәясе – 41 мең 722 сум 59 тиен, гамәлдә булу срогы – бирелгән көннән ике ай дәвамында.
Башкортстанның Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы хәбәр итүенчә, әлегә гаризалар һәм документлар Уфадагы республика халыкны социаль хезмәтләндерү үзәгендә һәм аның бүлекләрендә генә кабул ителә. Тиздән Күпфункцияле үзәк белән килешү төзеләчәк һәм башка шәһәрләр һәм районнарда яшәүчеләр дә бу мөмкинлектән файдалана алачак.
Фото: Яндекс
Читайте нас: