Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Социаль ярдәм
22 ноябрь 2019, 02:00

Безнең төп бурыч - кешеләргә ярдәм итү

Һәр кешенең тормышында авыр мәлләр була.

Һәр кешенең тормышында авыр мәлләр була. Әгәр проблемаларны үзаллы хәл итә алмасагыз һәм ярдәм итәрдәй кешегез дә булмаса, “Гаилә” көньяк-көнбатыш районара үзәгенең Әлшәй районындагы хезмәтенә мөрәҗәгать итегез. Нәкъ монда сезгә ярдәм итәчәкләр, киңәш бирәчәкләр. Гаилә консультацияләренең бердәм көнендә, ул традиция буенча һәр айның тәүге чәршәмбесендә үткәрелә, күп кенә сорауларга җавап алырга мөмкин. Бу хезмәт җитәкчесе Марина Владимировна КРАВЧЕНКО белән әңгәмәбез районара үзәкнең эше турында.
- Безнең хезмәт белгечләре ашыгыч психологик ярдәм күрсәтә, социаль яклау чаралары мәсьәләләре буенча консультация бирә. Йорт-интернатларга, психоневрологик диспенсерларга урнаштыру өчен документлар җыюда ярдәм итә, шулай ук документ төзүдә һәм яңартуда, гражданнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау буенча юридик ярдәм алуда ярдәм күрсәтә.
Мохтаҗ гаиләләр әйберләр банкыннан файдалана ала. Анда аларга көндәлек кирәк-яраклар бирелә. Боларның барысын да безгә хәйрия оешмалары һәм предприятиеләр, район халкы бирә.
Психолог һәм логопед ата-аналар һәм балалар өчен коррекцион дәресләр, төрле тренинглар һәм лекцияләр үткәрә. Дәресләрдә гаилә эчендәге үзара мөнәсәбәт, баланы үстерү, алкогольгә бәйлелекне искәртү, сәламәт яшәү рәвеше һәм тирә-яктагылар белән яхшы мөнәсәбәт формалаштыру мәсьәләләре тикшерелә. Авыр чирлеләрне йортта караучы гражданнарга психологик ярдәм күрсәтелә, шулай ук социаль-психологик патронаж үткәрелә.
- Марина Владимировна, гаиләгә социаль ярдәм программасы турында сөйләгез әле.
- Гаиләләр кризисның төрле стадияләрен үтә. Бу - эшсез калу, авырып китү, якын кешеңнең үлеме булырга мөмкин. Кайбер гаиләләр бу проблемаларны үзаллы җиңеп чыга, әмма кайберләренә туганнарының, социаль хезмәтләрнең ярдәме таләп ителә. Бу очракта гариза белән безнең хезмәткә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Белгечләр гаиләләргә барып аларның нәрсәгә мохтаҗ булуын ачыклый, ярдәм күрсәтүнең шәхси программасын төзи һәм тиешле ярдәм алуга булышлык итә. Мәсәлән, балалар бакчасына урнаштыру, СНИЛС, ИНН, балигъ булмаганнарга паспорт алу, яшәгән урын буенча теркәлү, белем турында документларны яңарту. Бушлай юридик ярдәм, шулай ук медицина ярдәме алу – инвалидлык юллауга документлар җыюда, медицина тикшерүләре үтүдә дә ярдәм күрсәтелә. Хезмәттә реабилитацияләүнең техник чараларын прокатка бирү пункты да эшли. Без кресло-коляска, култык таяклары, атларга өйрәнү җайланмалары тәкъдим итәбез. Бу хезмәтләр түләүле.
- Халыкка адреслы социаль ярдәм турында да берничә сүз әйтеп үтегез әле.
- Аз тәэмин ителгән һәм күп балалы гаиләләргә ярдәм итү өчен шәхси ярдәмче хуҗалык тотуга средстволар бүленә. Шәхси ярдәмче хуҗалык булдыру белән кызыксынган гражданнар документлар җыеп, аларны күп функцияле үзәк аша халыкка социаль ярдәм күрсәтүнең республика үзәгенең Бәләбәй филиалына җибәрәләр. Ә аңа кадәр хуҗалык алып бару шартларын өйрәнү эше үткәрелә. Соңыннан район хакимияте карамагындагы гаилә сәясәте буенча ведомствоара советы,гражданинның гаризасын тикшереп,адреслы социаль ярдәм бирелүне юллый. Район буенча 41 гаиләгә шәхси ярдәмче хуҗалык алып баруга акча бүленде.
-Йортта социаль хезмәтләрне ничек алырга?
-Безгә өлкән яшьтәгеләр, инвалидлар, инвалид балалары булган гаиләләр мөрәҗәгать итә ала. Алар өчен социаль хезмәтләр күрсәтүнең шәхси программасын эшлибез. Документлар җыюда ярдәм итәбез һәм автономияле коммерция булмаган “Ихлас” оешмасына җибәрәбез, андагы социаль хезмәткәрләр аларга төрле хезмәтләр күрсәтә. Мәсәлән, өй җыештыру, дарулар, азык-төлек сатып алу һәм башкалар.
- Башка хезмәтләр белән дә кыскача таныштырып үтсәгез иде.
- Өлкән яшьтәгеләрне гаиләгә тәрбиягә алу өчен документлар әзерлибез. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, районда андый гаилә әлегә берәү генә. Күп балалы аналарга “Ана даны” медале белән бүләкләнүгә документлар җыюда да ярдәм күрсәтәбез. Шулай ук бездә гражданнарның льготалы категорияләренә “Башкортстан Республикасында социаль туризмны үстерү” программасы кысаларында туристик путевкалары хакының бер өлешен субсидияләүгә сертификатлар бирү эше алып барыла. Алар – минималь пенсиягә социаль өстәмә алучы һәм республика территориясендә яшәүче пенсионерлар, инвалидлар, инвалид балалар тәрбияләгән гаиләләр. Гаилә хезмәтенә мөрәҗәгать иткәндә үзегез белән паспорт һәм СНИЛС алып килегез.
Шулай ук бездә бөтен гаилә белән ял көннәре үткәрелә, анда теләге булганнарның барысы да чакырыла. Лекцияләр, осталык сәгатьләре, уеннар, викториналар үткәрәбез, “Нәсел әтидән башлана”, “Йортында бәхетле булган кеше бәхетле” клублары эшли. Кызыклы һәм мавыктыргыч чараларга рәхим итегез!
Айгөл МӨХӘММӘТДИНОВА әңгәмәләште.
Читайте нас: