Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Социаль ярдәм
5 декабрь 2019, 19:00

Балалар пособиесен 3 яшькә кадәр түләячәкләр

2020 елның гыйнварыннан беренче балага ай саен түләнелә торган пособиене гаиләнең бер әгъзасына ике күләмдәге яшәү минимумыннан азрак акча тигән гаиләләр алачак.

2020 елның гыйнварыннан беренче балага ай саен түләнелә торган пособиене гаиләнең бер әгъзасына ике күләмдәге яшәү минимумыннан азрак акча тигән гаиләләр алачак.
БР Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, Башкортстанда җан башына айлык керемнәре 20 868 сумнан артмаган гаиләләр беренче балалары туган очракта ай саен пособие алачаклар.
Түләүләргә беренче балалары 2018 елдан соң туган гаиләләр исәп тота ала. Бу чара даими рәвештә РФ территориясендә яшәгән гражданнарга гына кагыла. Бала да РФ гражданины булырга тиеш. Түләү күләме – 9 789 сум. Пособие балага 3 яшь тулганчы түләнәчәк.
Бүгенге көндә, 2019 ел ахырына кадәр, беренче балага булган түләүләр 9 182 сум тәшкил итә һәм ул балага 1,6 яшь тулганчы түләнә.
Пособиене Халыкны социаль яклау республика үзәкләрендә, күпфункцияле үзәкләрдә һәм бердәм дәүләт хезмәтләре порталы аша рәсмиләштерергә була.
Читайте нас: