Раевка авылында узган елның декабреннән сөт кухнясы эшли башлады. Аз тәэмин ителгән гаиләләрдән өч яшькә кадәрге балалар сөт ризыкларын бушлай ала ала. 1 гыйнвардан аз керемле категориягә караган авырлы хатыннар, бала имезүче аналар да махсуслаштырылган туклану белән тәэмин ителәчәк.
Коры махсус катнашмалар, боткалар, шулай ук сөт продуктлары белән республиканың ”Сөт кухнясы” дәүләт автономияле учреждениесе тәэмин итә. Безнең районга табигый продукция Октябрьский шәһәренең балалар туклану кухнясы – сөт фабрикасыннан китерелә. Сөт ризыкларын атнасына ике тапкыр – сишәмбе һәм җомга китерәләр. Сөт, катык, эремчекне районның 50 сабые - катнаш яки ясалма туклануда булган 6 айлыктан алып 2 яшь тә 11 айлык балалар ала.
Җомга көнне дәүләт даруханәсе бинасында, анда продукция тарату ноктасы урнашкан, кеше күп иде. Әти-әниләр, картәни һәм картәтиләр балаларга билгеләнгән продуктларны килеп ала торды. Район үзәгендә яшәүче Флорид Морзагалиев тормыш иптәше Регина белән өч бала тәрбияли. Өлкәннәре Азалиягә – 9 яшь, Тимурга – 5, ә төпчекләре Данилга ике яшь тә тулмаган әле. Нәкъ аңа сөт продукциясен алалар да инде.
Даруханәгә Гөлйөзем Минегали кызы Гайсина да керде. Ул да Раевкада яши.
-Сөт, эремчек һәм катыкны бер яшьлек оныгыма алам, - ди өч оныгы булган картәни. – Бу ризыклар Әмиргә һәм апалары Диана белән Элина бик ошый, аеруча эремчекне яратып ашыйлар.
Һәр льготачының исемле карточкасы бар, аны продукт тарату пунктында күрсәтү мөһим. Яңа елдан бу категория гражданнарга янә документ җыеп, сөт продуктларын бушлай алуга гариза язарга кирәк. Элек төзелгән килешүләр юридик көчен югалта. Гаризалар сишәмбе һәм җомга көннәрдә Раевка авылы, Ленин урамы, 116 (дәүләт даруханәсе) адресы буенча кабул ителә.