Әлшәй хәбәрләре
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Социаль ярдәм
1 февраль 2020, 15:00

Өч яшьтән җиде яшькә кадәрге балаларга айлык түләүгә гаризаны ел ахырына кадәр бирергә мөмкин

Өч яшьтән 7 яшькә (бу яшьне дә кертеп) кадәрге балаларга айлык түләүне аз керемле гаиләләр (әгәр гаиләнең бер әгъзасына керем күләме бер яшәү минимумыннан азрак булса) алачак.

Өч яшьтән 7 яшькә (бу яшьне дә кертеп) кадәрге балаларга айлык түләүне аз керемле гаиләләр (әгәр гаиләнең бер әгъзасына керем күләме бер яшәү минимумыннан азрак булса) алачак.
2020 елда түләү күләме балага Русия Федерациясе субъектында узган елның икенче кварталына билгеләнгән яшәү минимумының (ул Башкортстанда 4894, 5 сум) яртысын тәшкил итәчәк.
Мохтаҗлык критериен билгеләү чиге булып, шулай ук 2019 елның икенче кварталына җан башына яшәү минимумы күләме тора, ул безнең республикада - 9804 сум.
2020 ел дәвамында гаризаны кайчан бирүгә карамастан, гаиләләр түләүне барлык чор өчен – быелгы елның гыйнварыннан яки балага өч яшь тулган айдан башлап алачак.
Хәзерге вакытта федераль бюджетка төзәтмәләр кертелә, норматив-хокукый актлар әзерләнә һәм түләү тәртибе раслана.
БР Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте.
Читайте нас: