Әлшәй хәбәрләре
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Социаль ярдәм
10 март 2020, 14:55

Эшләргә теләгәннәргә – ярдәм

Социаль контракт нигезендә адреслы социаль ярдәмнән файдаланганнар арасында Аксен авылыннан күп балалы Зәйнегафаровлар да бар.

Социаль контракт нигезендә адреслы социаль ярдәмнән файдаланганнар арасында Аксен авылыннан күп балалы Зәйнегафаровлар да бар. Шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару өчен аларга 45 мең сум акча бүленгән.
-Бу акчага сыер алырга карар киттек. Үзебездән 10 мең сум өстәп, Бишбүләк районындагы фермердан сатып алдык, - ди Зинфира Габделхәй кызы. – Сыер симменталь токымлы, 20 литрдан артык сөт бирә.
Сөт һәм ит продукциясе белән бу гаилә үзен-үзе тәэмин итә. Өстәлләрендә һәрвакыт сөт, каймак һәм эремчек бар. Хәзер алар ике сыер, тана һәи ике бозау асрый. Җәен төрле кош-корт үстерәләр. Фәнил Зәмил улы “Роснефть” җәмгыятендә эшли, шуңа да зур хуҗалыкны башлыча Зинфира Габделхәй кызы алып бара. Ул үзе йорт хуҗабикәсе.
Сигез ел элек гаилә Бишбүләк районыннан Аксенга күчеп килә һәм йорт сатып ала. Аны зурайтып, ремонт ясыйлар, күп мал тотырга ниятләп, зур абзар төзиләр. Былтыр мунча, гараж салганнар.
-Мал азыгын сатып алабыз. Бу кышка безгә 27 төргәк печән сатып алырга туры килде. Печәнне үзебез әзерләсәк яхшы булыр иде, ә моның өчен печәнлек һәм җир кирәк, - ди Зинфира Зәйнегафарова. – Фураж сатып алу өчен һәрвакытта акча да булмый бит. Ярый әле Никифар авылыннан малтабарлар Фәнүр Газизуллин һәм Гөлфия Сираева гаиләсе ярдәм кулы суза. Урал Шиһапов, Илгиз Әһлетдинов, Мансур Шияповлар техника белән ярдәм итә. Безнең гаилә өчен бәләкәй генә дә ярдәм дә бик мөһим. Мондый изге күңелле һәм ярдәмчел кешеләргә бик рәхмәтлебез.
Зәйнегафаровлар биш бала тәрбияли. Өлкән кызлары Элинага 17 яшь. Ул – Октябрьский шәһәрендәге коммуналь-төзелеш колледжы студенты. Данил белән Филүзә Бәләбәй шәһәренең башкорт гимназиясендә укый. Бәләкәйләре Камил һәм Салават Аксен урта мәктәбендә белем ала.
Ирле-хатынлы Зәйнегафаровлар балачактан ук эшләп үсә, балаларында да хезмәткә сөю тәрбияли. Зинфира тугыз бала тәрбияләнгән ишле гаиләдә үскән.
-Ул вакытта мәктәптә хезмәт дәресләрендә күлмәк тегәргә түгел, ә умартачылыкка өйрәттеләр. Бу белем миңа тормышта бик ярап калды. Хәзер ирем белән өч умарта күче тотабыз. Киләчәктә аларның санын арттырырга ниятлибез,- ди хуҗабикә.
Февраль ахырында зур шәхси ярдәмче хуҗалыкта дәүләт ярдәме белән сатып алынган сыер бозаулаган.
Зәйнегафаровлар кебек тырыш гаиләләргә генә дәүләттән ярдәм күрсәтелә. Авырлыклардан курыкмаган һәм үзаллы эшли алганнарга гына.
Читайте нас: