Әлшәй хәбәрләре
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Социаль ярдәм
9 апрель 2020, 14:10

Бушлай азык-төлек тупланмалары кемгә тиеш?

Коронавирус чорында Башкортстанда мәктәп укучылары өчен азык-төлек тупланмалары бирелә башлады.

Коронавирус чорында Башкортстанда мәктәп укучылары өчен азык-төлек тупланмалары бирелә башлады. Дистанцион укулар чорында аларны бушлай туклануга хокуклы 85 мең укучы алачак.
Тупланма кемнәргә тиеш?
“Коры паек” алуга:
*сәламәтлеге чикле булган балалар, инвалидлар;
*күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр хокуклы.
Анда ниләр керә?
Роспотребнадзор тупланмаларга салырга мөмкин булган ризыклар исемлеген билгеләде. Беренче чиратта, болар тиз бозылмый һәм махсус саклау режимын саклауга мохтаҗ булмаган азык-төлек.
Боларга – ярмалар, макароннар, сутлар һәм нектарлар, камыр ризыклары (печенье, вафли, прәник, крекер, галетлар, сохари, сушка) һәм җиләк-җимеш кушып эшләнгән кондитер эшләнмәләре керә (пастила, мармелад, зефир). Шулай ук чәй, какао, сөт консервалары, үсемлек мае, җиләк-җимеш, ит һәм балык консервалары салу мөмкин.
Республикада бер үк төрле тупланма биреләме?
Юк, һәр районның үз тупланмасы булачак. Ә муниципалитет эчендә алар аерылмаячак.
Яшелчәләр һәм җимешләр булырга тиешме?
Булырга мөмкин, ләкин бар урында да түгел. Мәсәлән, Бәләбәйдә анда җиләк-җимешләр өстәгәннәр, ә Яңавылда – кыяр салганнар.
Акчалата алырга мөмкинме?
Юк.
Ата-аналар тупланманың составын үзгәртә аламы?
Юк. Тупланманы урындагы хакимият Роспотребнадзор күрсәтмәсе буенча раслый.
Кайдан барып алырга?
Әгәр балаларыгызга мондый тупланма тиеш икән, мәктәпкә үзегезгә уңайлы ысул белән мөрәҗәгать итә аласыз. Аларны ике атнага бер тапкырдан да күбрәк аралыкта бирә алмыйлар. Пакетларны үзегезгә барып алырга туры киләчәк: мәктәптә вакытын тәгаен әйтәчәкләр.
Указда ризык тупланмаларын якын туганнары илтеп бирә ала, бу үзизоляция режимын бозу булмый диелгән.
Кайсыбер районнарда тупланмаларны өйләргә мәктәп автобуслары таратачак.
Фото: ufa.rbc.
Читайте нас: