Әлшәй хәбәрләре
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Социаль ярдәм
15 апрель 2020, 23:00

Мәктәп укучылары азык-төлек җыелмалары ала башлады

Үзаллы изоляция һәм дистанцион уку чорында гражданнарга өстәмә социаль ярдәм кысаларында, республикада, шул исәптән безнең районда да, мәктәп укучылары азык-төлек җыелмасы ала башлады.

Үзаллы изоляция һәм дистанцион уку чорында гражданнарга өстәмә социаль ярдәм кысаларында, республикада, шул исәптән безнең районда да, мәктәп укучылары азык-төлек җыелмасы ала башлады.
Бу җыелма мәктәптә бушлай тукланучы, льготалы категориягә кергән укучыларга бирелә. Алар сәламәтлеге торышы буенча мөмкинлекләре чикләнгән, инвалид, аз тәэмин ителгән ишле гаиләләрдәге балалар.
Җыелмага, башлыча, бозылмый торган, махсус температура режимында саклауны таләп итмәгән продуктлар керә. Бу - ярма, макарон, сут, чәй, какао, сөт, ит һәм балык консервлары, үсемлек мае һәм башкалар. Алар район мәктәпләрендә укучыларның ата-аналарына һәм законлы вәкилләренә бирелә.
Фото: Яндекс
Читайте нас: