Әлшәй хәбәрләре
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Социаль ярдәм
22 апрель 2020, 16:15

Өлкән яшьтәгеләргә - гуманитар ярдәм

#МыВместе бөтенрусия акциясе кысаларында районда 65 һәм аннан өлкәнрәк яшьтәгеләргә бушлай азык-төлек җыелмаларын китереп бирү буенча проект гамәлгә ашырыла башлады.

#МыВместе бөтенрусия акциясе кысаларында районда 65 һәм аннан өлкәнрәк яшьтәгеләргә бушлай азык-төлек җыелмаларын китереп бирү буенча проект гамәлгә ашырыла башлады.
Коронавирус инфекциясе таралуга бәйле үзаллы изоляция шартларында булган мохтаҗ гражданнарга азык-төлек пакетларын йортларына “Безнең хәстәрлек” колл-үзәге волонтерлары илтеп бирде, алар шулай ук активист - яшь гвардиячеләр белән товарларны бушатырга һәм пакетларга тутырырга ярдәм итте.
-500 сумлык азык-төлек җыелмасын 8-9 мең сум минималь пенсия һәм аңа социаль өстәмә алучы 836 әлшәйле алды. Ун төрдән торган җыелмага ярма, шикәр комы, үсемлек мае, чәй, куертылган сөт һәм башка продуктлар кергән, - ди Әлшәй районындагы гаилә хезмәте җитәкчесе Марина Кравченко.
Читайте нас: