Әлшәй хәбәрләре
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Социаль ярдәм
23 апрель 2020, 19:00

Өч яшькә кадәрге балаларга - бишәр мең сум

Русия Президенты Владимир Путин кул куйган указга ярашлы, ана капиталына хокукы булган гаиләләрдәге өч яшькә кадәрге һәр балага апрельдән июньгә кадәр ай саен биш мең сум акча түләнәчәк.

Русия Президенты Владимир Путин кул куйган указга ярашлы, ана капиталына хокукы булган гаиләләрдәге өч яшькә кадәрге һәр балага апрельдән июньгә кадәр ай саен биш мең сум акча түләнәчәк.
Бу түләүләр 2020 елның 1 июленә кадәр ана капиталына хокукы булган барлык гаиләләргә дә, хәтта сертификат буенча акчалар тулысынча тотынылса да, түләнергә тиеш.
Эпидемиологик хәлнең кискен торуы сәбәпле бүленгән бу өстәмә финанс ярдәм ана капиталы суммаһын киметми һәм башка социаль түләүләр алганда гаилә кереме буларак исәпләнми.
Ярдәмне алуга хокукы булган гаиләләр Пенсия фондына гариза белән 1 октябрьгә кадәр мөрәҗәгать итә ала һәм апрельдән июньгә кадәр, ягъни өч айга, түләүләр алачак.
Өстәмә түләүне алу өчен es.pfrf.ru яки gosuslugi.ru. порталында “Шәхси кабинет” аша гариза язу да җитә. Сертификатка ия булучыга башка бернинди дә өстәмә документ тапшырырга кирәкми, Пенсия фонды башка мәгълүматларны үзаллы алачак.
Минислам ГЫЙЛЬМЕТДИНОВ,
Пенсия фондының район идарәлеге җитәкчесе.
Белешмәләр өсөн тел.: 3-11-54.
Фото: vk.com
Читайте нас: