Әлшәй хәбәрләре
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Социаль ярдәм
7 Май 2020, 17:00

Гаиләләр турында хәстәрлек күреп

Республикада Башкортстан Башлыгы Радий Хабиров башлангычы белән “Башкортстан азык-төлеге. Сезнең хакта хәстәрлек күреп” хәйрия проекты старт алды.

Республикада Башкортстан Башлыгы Радий Хабиров башлангычы белән “Башкортстан азык-төлеге. Сезнең хакта хәстәрлек күреп” хәйрия проекты старт алды.
-Проект кысаларында урындагы җитештерүчеләрдән безнең районга 1072 сыйфатлы азык-төлек җыелмасы җибәрелде. Анда Карлыман куертылган сөте, “Башбакалея” ярмалары, Чишмә үсемлек мае, Уфа ит һәм консерва комбинатыннан тушенка һәм башка азык-төлек бар иде. Шушы бәйрәм һәм ял көннәрендә бу җыелмалар Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы тарафыннан төзелгән исемлеккә ярашлы районның барлык авыл биләмәләре буенча аз тәэмин ителгән һәм шулай ук балалар пособиесе алган ишле гаиләләргә таратылды.
Бер-өч баласы булган гаиләләр - бер, дүрт-алты баласы булганнар – ике, җиде һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүчеләр өч җыелма алды. Барлыгы 843 гаиләгә 932 җыелма тапшырылды.
Шулай ук авыр тормыш хәлендә калган һәм ярдәмгә аеруча мохтаҗ булган, 8-800-201-89-03 телефоны буенча бердәм колл-үзәккә, “Бердәм Русия” партиясенең урындагы бүлекчәләре каршындагы колл-үзәкнең 8-937-857-59-58, 8 (34754) 3-07-77 номеры буенча заявка калдырган 140 граждан да азык-төлек җыелмасы белән тәэмин ителде. Товарны бушату, сортларга аеру, илтеп бирү эшләре белән ирекмәннәр шөгыльләнде, алар арасында мәдәният бүлеге хезмәткәрләре, авыл биләмәләре белгечләре, Раевка авылы балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе тренер-укытучылары, яшь гвардиячеләр һәм бу эшкә битараф булмаган кешеләр бар иде. Аларның барысына да ярдәмнәрен өчен зур рәхмәт сүзләре житкерәм, - дип яхшы яңалык белән уртаклашты ирекмәннәр хәрәкәте штабы җитәкчесе Динар Әхмәдрисламов.
Читайте нас: