Әлшәй хәбәрләре
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Социаль ярдәм
3 июнь 2020, 15:00

Кемнәргә 10 мең сум бирелми?

Мәгълүм булуынча, Русия Пенсия фонды 3тән 15 яшькә кадәрге балаларга 10 мең сум күләмендәге бер тапкыр түләнүче пособиене бирә башлады.

Мәгълүм булуынча, Русия Пенсия фонды 3тән 15 яшькә кадәрге балаларга 10 мең сум күләмендәге бер тапкыр түләнүче пособиене бирә башлады. Республикада мондый түләүгә 709 мең бала исәп тота ала.
Әмма кайсыбер очракларда Пенсия фонды акча күчерүдән баш тартырга да мөмкин. Бу очракка түбәндәге сәбәпләр керә: пособиегә хокукы юк – заявка бирүче ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән, Русия Федерациясе гражданины түгел яки чит илдә яши; гариза кабаттан бирелгән – әти-әнисе шул ук балага түләү турында тагын бер гариза биргән, түләүгә хокук гамәлгә ашырылган – элек бирелгән гариза буенча гаиләгә акча түләнгән; дөрес булмаган мәгълүмат бирелгән – гаризада ата-ананың яисә баланың исем-шәрифләре, туган көне, СНИЛС яки тугандашлык бәйләнеше хаталы күрсәтелгән.
Читайте нас: