Әлшәй хәбәрләре
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Социаль ярдәм
10 июнь 2020, 12:30

Баланы яшь ярымга кадәр карау буенча минималь пособие ике тапкырга арта.

Бу пособиене эшләмәгән гражданнар, шул исәптән студентлар ала.

Баланы яшь ярымга кадәр карау буенча минималь пособие ике тапҡырга арта.
Беренче баланы яшь ярымга кадәр карау буенча пособиенең минималь күләме 3375 сумнан 6752 сумга кадәр артуы турындагы законга Русия Президенты Владимир Путин кул куйды.
Бу пособиене эшләмәгән гражданнар, шул исәптән студентлар ала. Кагыйдә буларак, алар – ярдәмгә мохтаҗ яшь ата-аналар.
Моннан тыш, декрет ялы чорында эшсез калганнар өчен пособиенең иң югары күләме 6 меңнән 13 мең 504 сумга кадәр арта. Бу чара бала тәрбияләгән, ләкин вакытлыча эшкә яраксызлык очрагына мотлак социаль страховкалау каралмаган эшсез калган йөкле әниләргә яки опекуннарга ярдәм күрсәтүгә юнәлтелгән, дип хәбәр итә “Башинформ”.
Фото:pixabay соm.
Читайте нас: