Әлшәй хәбәрләре
+4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Социаль ярдәм
23 июнь 2020, 17:28

Эшсезлек буенча пособие күпмегә арта?

Башкортстанда мәшгульлек үзәкләре түләнгән пособиене яңадан исәпли башлады.

Башкортстанда мәшгульлек үзәкләре түләнгән пособиене яңадан исәпли башлады.

Бу Хөкүмәтнең 13 июньдә көченә кергән карары нигезендә башкарыла. Бу хакта бүгенге брифингта вице-премьер, республиканың гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова хәбәр итте.

Аерым алганда:

майдан июльгә кадәр минималь пособиене 1725 сумнан 5175 сумга кадәр арттыру;

балигъ булмаган балалары булган эшсез гражданнар өчен (пандемия вакытында эшен югалтканнар өчен генә түгел) пособиене өч айга - июньнән августка кадәр арттыру;

1 марттан соң эшчәнлеген туктаткан элекке эшкуарларга минималь (1725 сум) пособие күләмен минималь хезмәт хакы күләменә (13 949 сум) кадәр арттыру;

1 марттан пособие алу хокукын югалткан кешеләр өчен пособиеләр түләү вакытын өч айга озайту күздә тотыла.

Бүгенге көндә төбәктә 80,3 меңнән артык рәсми эшсез исәпләнә.. Федераль бюджеттан пособиеләр түләүгә 1,6 миллиард сум акча керер дип көтелә.
Читайте нас: