Әлшәй хәбәрләре
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Социаль ярдәм
30 июнь 2020, 18:00

Гаиләләр 16 яшькә кадәрге балаларга янә унар мең сум акча алачак

Коронавирус эпидемиясе чорында халыкка, барыннан элек балалы гаиләләргә, турыдан-туры ярдәм күрсәтүгә аерым басым ясалды.

Коронавирус эпидемиясе чорында халыкка, барыннан элек балалы гаиләләргә, турыдан-туры ярдәм күрсәтүгә аерым басым ясалды.
Беренче чиратта, бу - өч яшькәчә балаларга өч айга бишәр мең сум түләүләр, аз керемле гаиләләрдәге өч яшьтән җиде яшькәчә балаларга пособиеләр. Ә иң зур ярдәм чарасы июнь аенда өч яшьтән алып 16 яшькә кадәрге һәр балага 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү булды.
Бу акча бик күп гаиләләргә зур ярдәм булды. Ил Президенты Владимир Путин русиялеләргә яңа мөрәҗәгатендә әйтүенчә, авырлыклар әлегә артта калмады. Шуңа да ил башлыгы июльдә һәр балага (хәзер 16 яшькә кадәрге һәр балаларга) янә 10ар мең сум түләү турында карар кабул итте.
Июньдә мондый түләүне алганнарга бер тапкыр бирелә торган пособие автоматик рәвештә күчереләчәк. Ә әлегә беренче түләүгә гариза тапшырмаганнар Пенсия фонды бүлекчәләрендә яки дәүләт хезмәтләре сайты аша моны эшли ала.
Фото: ptoday.ru
Читайте нас: