Әлшәй хәбәрләре
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Социаль ярдәм
4 август 2020, 18:00

Җир участогымы, әллә акчамы?

Әгәр дә элек балигъ булмаган, шулай ук инвалид бала тәрбияләгән күп балалы гаиләләр йорт төзү өчен ничек бушлай участок алырга дип баш ватса, хәзер инде бәлки аның урынына 250 мең сум акча алыргадыр дип уйга кала.

Әгәр дә элек балигъ булмаган, шулай ук инвалид бала тәрбияләгән күп балалы гаиләләр йорт төзү өчен ничек бушлай участок алырга дип баш ватса, хәзер инде бәлки аның урынына 250 мең сум акча алыргадыр дип уйга кала.
Бу мәсьәлә буенча аңлатма бирүне үтенеп без район хакимияте башлыгы урынбасары Н. Ә. ХӘЙРЕТДИНОВка мөрәҗәгать иттек:
-Өч яки аннан да күбрәк балигъ булмаган, шулай ук инвалид бала тәрбияләүче гаиләләргә участок урынына 250 мең сум күләмендәге бер тапкыр бирелә торган түләү бирү тәртибе әле раслана, гаризалар кабул итү сентябрьдә планлаштырыла, әлеге проект киләсе елдан тулы куәтенә эшли башлаячак. Финанслауны төбәк бюджеты тәэмин итәчәк. Түләүгә гаризалар урындагы хакимияттә һәм республиканың Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгында кабул ителәчәк. Максатлы трансферт тик торак шартларын яхшыртуга – торак сатып алуга яки төзүгә, участок сатып алуга яки ипотека буенча бурычны каплатуга гына билгеләнгән. Мотлак шарт – торак Башкортстан территориясендә булырга тиеш. Акчага килгәндә исә, ул гариза бирүченең кулына бирелми, ә сату-алу, ипотека килешүе төзелгән оешмага күчерелә.
Күп балалы һәм инвалид бала тәрбияләүче гаиләләрнең бер тапкыр бирелә торган түләүгә хокукы исемле документ – бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү алуга хокук турындагы таныклык белән раслана.
Фото: postila.ru
Читайте нас: