Әлшәй хәбәрләре
+4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Социаль ярдәм
1 декабрь 2020, 14:24

Күп балалы гаиләләргә азык-төлек җыелмалары

Коронавирус инфекциясенең таралуын искәртү режимы гамәлдә булу сәбәпле, гражданнарның аз тәэмин ителгән категориясенә ярдәм итү максатында, “Магнит” сәүдә челтәре «Бердәм Русия» партиясе белән берлектә #МагнитЗабота социаль программасын башлап җибәрде.

Коронавирус инфекциясенең таралуын искәртү режимы гамәлдә булу сәбәпле, гражданнарның аз тәэмин ителгән категориясенә ярдәм итү максатында, “Магнит” сәүдә челтәре «Бердәм Русия» партиясе белән берлектә #МагнитЗабота социаль программасын башлап җибәрде.
Әлеге программа кысаларында дүрт һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче ишле балалы гаиләләр бушлай азык-төлек җыелмалары ала.
- Әлшәй районында озак сакланган азык-төлек, шул исәптән макарон, консерва, көнбагыш мае, он, шикәр, шулай ук көндәлек кирәк-яраклары кергән җыелмаларны 95 гаилә алачак. Аларны «Бердәм Русия» партиясенең урындагы бүлекчәсе вәкилләре «Безнең хәстәрлек» колл-үзәге волонтерлары белән берлектә республиканың Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән исемлек буенча таратачак, - диде волонтерлык хәрәкәте координаторы Динар Әхмәдрисламов.
Хәзерге гади булмаган мәлдә иң мөһиме - якыннарыбыз, югары хәвеф төркемендә булган кешеләр турында хәстәрлек күрү. Район хакимиятенең яшьләр эшләре комитеты каршында коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш буенча колл-үзәк эшен дәвам итә, анда азык-төлек, дарулар китерүгә, шулай ук үзаллы изоляциядә булган өлкән яшьтәге һәм аз мобильле гражданнарга акча алучы торак-коммуналь хезмәтләргә түләүгә заявка калдырырга була. Заявканы 8(34754) 3-07-77, 8-917-80-27-690 телефоннары буенча бирергә мөмкин. Активист-яшь гвардиячеләр сезгә ярдәмгә киләчәк!
Ирина ВЛАДИМИРОВА.
Читайте нас: