Әлшәй хәбәрләре
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Социаль ярдәм
14 декабрь 2020, 21:00

Сөт ризыкларын ятим һәм ата-ана каравыннан мәхрүм балалар ала

Һәр сишәмбе һәм җомга көннәрдә дәүләт даруханәсенә (госаптека) Октябрьский шәһәреннән балалар туклануы кухнясы – сөт фабрикасыннан табигый, сыйфатлы продукция китерелә.

Һәр сишәмбе һәм җомга көннәрдә дәүләт даруханәсенә (госаптека) Октябрьский шәһәреннән балалар туклануы кухнясы – сөт фабрикасыннан табигый, сыйфатлы продукция китерелә.
Сөт ризыклары, башлыча сөт, катык, эремчек 6 айдан алып 2 яшь тә 11 айлык балаларга бушлай бирелә. Продукцияне балага җан башына уртача керем яшәү минимумыннан түбәнрәк булган гаиләләр ала ала.
Катнаш һәм ясалма тукландыруда булган сабыйларга яраклаштырылган коры катнашмалар һәм боткалар бирелә. Аз тәэмин ителгән категориягә кергән авырлы хатын-кызлар һәм имезүче аналар махсус туклану белән тәэмин ителә.
Шулай ук республикада “Сөт кухнясы” продукциясен ятим балалар һәм өч яшькәчә ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар ала алачак. Моның өчен документлар китерергә һәм гариза язарга кирәк.
Гаризалар Раевка авылы, Ленин урамы, 116 адресы буенча дәүләт даруханәсе бинасында кабул ителә. Тел. 8 (34754) 3-11-25.
Айгөл ГАЛИМУЛЛИНА.
Фото: vseglisty.ru
Читайте нас: