Әлшәй хәбәрләре
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Социаль ярдәм
25 декабрь 2020, 17:53

Балаларга яңа ел түләүләрен ничек алырга

Президент указына ярашлы Русия Пенсия фонды җиде яшькә кадәрге балалары булган ата-аналарга, уллыкка алучыларга, опекуннарга һәм попечительләргә бер тапкыр бишәр мең сум акча түли.

Президент указына ярашлы Русия Пенсия фонды җиде яшькә кадәрге балалары булган ата-аналарга, уллыкка алучыларга, опекуннарга һәм попечительләргә бер тапкыр бишәр мең сум акча түли.
Яңа түләүне 2020 елның 17 декабренә кадәр сигез яше тулып өлгермәгән балалары булган бөтен гаиләләр дә ала.
Түләүләр алу өчен беркайда да мөрәҗәгать итәргә кирәкми, ул “социаль казна” принцибы буенча күчерелә. Пенсия фонды бу акчаны быел өч яшькә һәм өч яшьтән 16 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә быел яз һәм җәй түләүләр алганда күрсәтелгән исәпкә күчерәчәк.
2020 елның 1 июленнән соң балалары туган һәм быел балаларына Пенсия фондыннан тәгаенләнгән түләү өчен бер тапкыр да мөрәҗәгать итмәгән гаиләләргә генә гариза язарга кирәк булачак. Бу очракта ата-аналарга акча күчереләчәк банк исәбе реквизитларын күрсәтергә кирәк. Моның өчен өч айдан артык вакыт бар – гаризалар 1 апрельгә кадәр кабул ителә. Моңа кадәр балалары өчен түләүләр күчерелгән банк исәбе ябылган очракта да гариза язарга туры киләчәк.
Түләүләр алу өчен гаризаны дәүләт хезмәтләре порталының шәхси кабинетында яисә Пенсия фондының клиентларны хезмәтләндерү бүлегендә бирергә мөмкин.
Зөлфия МИРСӘЯПОВА,
Пенсия фондының район идарәлеге җитәкчесе урынбасары.
Читайте нас: