Әлшәй хәбәрләре
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Социаль ярдәм
5 февраль 2021, 18:02

Янә бер тапкыр айлык акчалата компенсацияләр турында

Башкортстанда торак һәм коммуналь хезмәтләргә түләү буенча чыгымнар гражданнарның аерым категорияләренә субсидия һәм ай саен бирелә торган акчалата компенсация (ЕДК) рәвешендә кайтарыла, алар республиканың халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге аша бирелә.

Башкортстанда торак һәм коммуналь хезмәтләргә түләү буенча чыгымнар гражданнарның аерым категорияләренә субсидия һәм ай саен бирелә торган акчалата компенсация (ЕДК) рәвешендә кайтарыла, алар республиканың халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге аша бирелә.
Айлык акчалата компенсацияне алучылар:
- ветераннарның аерым категорияләре (хезмәт ветераннары, сугыш ветераннары, тыл эшчәннәре, хәрби хәрәкәтләр ветераннары);
- инвалидлар һәм инвалид балалары булган гаиләләр;
- радиация йогынтысына дучар булган гражданнар;
- күп балалы гаиләләрнең аерым категорияләре (өч һәм аннан күбрәк балигъ булмаган балалары булган) һ. б.
Социаль түләү күләме һәр кеше өчен шәхси һәм түбәндәгеләргә бәйле:
- гражданнарның льготалы категориясенә. Мәсәлән, авылда яшәүче күп балалы гаиләгә (әти, әни һәм дүрт балигъ булмаган бала) компенсация күләме 100 процент тәшкил итәчәк. Ә хәрби хәрәкәтләр ветераны өчен торакка түләү чыгымнарының 50 процентын гына компенсацияләү каралган;
- торак фонды төренә. Инвалидларга һәм инвалид балалары булган гаиләләргә торак өчен түләүгә компенсация дәүләт һәм муниципаль торак фондлары биналарының гомуми мәйданыннан чыгып бирелә. Коммуналь хезмәтләргә түләүгә - торак фонды төренә карамастан. Шулай ук торак фонды төренә карамастан, торак һәм коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен түләүгә айлык компенсацияне тыл эшчәннәре дә ала;
- йортта льготачы белән теркәлгән гражданнар санына.
Инвалидка, хезмәт ветеранына, тыл эшчәненә түләү, аның гаилә әгъзаларын исәпкә алмый, бары тик льготалы кешенең үзенә генә бирелә. Сугыш инвалидына, инвалид баласы булган гаиләгә - аның белән бергә яшәүче гаилә әгъзаларын исәпкә алып;
- торак бинаның мәйданына. Хезмәт ветеранына ай саен бирелә торган компенсация ул биләгән мәйданга, әмма РФ Хөкүмәте тарафыннан расланган торак мәйданының социаль нормасының федераль стандарты кысаларында бирелә (18 кв.м.). Аның белән бергә 32 кв. м мәйданда тагы да бер гаилә әгъзасы да яши икән, һәрберсе биләгән фактик мәйдан (16 кв. м) исәпкә алына;
- коммуналь хезмәтләрне исәпкә алу приборлары булу (булмау). Мәсәлән, гомуми мәйданы 43,1 кв. м булган торак бинада өч кеше яши, шул исәптән бер инвалид һәм ташламалы категориягә кермәгән ике кеше. Аларда салкын су белән тәэмин итү күләме 8,833 куб. м тәшкил итә. Куллану нормативы бер кешегә 4,27 куб. м күләмендә билгеләнгән. Алар һәр кешегә 2,944 куб. м су сарыф иткән (8,833 куб. м өчкә бүләбез), ягъни куллану нормативыннан (4,27 куб м) азрак. Бу очракта салкын су белән тәэмин итү буенча коммуналь хезмәтләргә айлык компенсация фактик куллану күләменә карап исәпләнә;
- йорт катларына. Гражданнарның ташламалы категорияләренә күпфатирлы йортта гомум милекне капиталь ремонтлау өчен взнос түләүнең чыгымнарына компенсация бирелә, әмма аена гомуми мәйданның бер квадрат метрына капиталь ремонт өчен БР норматив хокукый акты белән билгеләнгән взносның минималь күләменнән һәм торак биналарның гомум мәйданыннан чыгып исәпләнгән суммадан артык түгел;
- торак бинаның төзекләндерү дәрәҗәсенә. Лифты һәм чүп-чар үткәргече булмаган күпфатирлы йортта торак өчен түләү күләме дә кимрәк булачак, димәк, айлык компенсация күләме дә азрак каралган. Йортның төзекләндерү дәрәҗәсенә карап, торак биналарны җылыту белән тәэмин итә торган коммуналь хезмәтләрнең (газ, электр энергиясе, утын) куллану нормативлары алына. Бу коммуналь хезмәтләргә түләү күләменә, димәк, айлык компенсация күләменә дә йогынты ясый;
- бурыч булу-булмау. Әгәр льготачының бурычы бар икән, компенсация аны түләү турында килешү булган очракта гына бирелә. Әгәр бурыч түләнмәгән яки мондый килешү юк икән, түләү туктатыла. Шуңа бәйле, айлык акчалата компенсацияне исәпләгәндә һәм билгеләгәндә, ниндидер билгеләнгән бердәм түләү алу мөмкин булмаячак.
...һәм субсидияләр турында
Айлык түләүләрдән тыш, республикада яшәүчеләр, льготалы категориягә керүләренә карамый, субсидияләрдән файдалана ала.
Субсидия торак-коммуналь хак стандартларыннан чыгып торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә киткән чыгымнар гражданнарның тулаем гаилә кеременнән арткан очракта тәгаенләнә. Атап әйткәндә:
-күп балалы һәм тулы булмаган гаиләләргә – 13 процент;
-70 яше тулган ялгыз яшәүче пенсионерларга – 16 процент;
-70 яше тулмаган ялгыз яшәүче пенсионерларга – 18 процент;
-башка категорияләргә караган гражданнарга – 20 процент.
Субсидияне алуга түбәндәге аз керемле кешеләр мөрәҗәгать итә ала:
-дәүләт һәм муниципаль торак фонды торак биналарыннан файдаланучылар;
-найм килешүе нигезендә шәхси торак фонды хуҗасыы;
-торак кооперативы әгъзалары;
-торак биналары милекчеләре.
Айлык акчалата компенсация һәм субсидия алу буенча үз хокукыңны http://rcspn.mintrudrb.ru. сайтында онлайн-калькулятор ярдәмендә үзаллы тикшерергә мөмкин. Социаль яклау чаралары тәгаенләнүе тәртибе һәм шартлары, кирәкле документлар исемлеге турында барлык мәгълүмат Башкортстан Республикасы Гаилә һәм хезмәт министрлыгының https://mintrud.bashkortostan.ru/ (“Эшчәнлек”бүлегенең “Социаль яклау” бүлегендә) һәм республика халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең http://rcspn.mintrud.ru/ (“Түләүләр һәм пособиеләр” бүлегендә) сайтларында урнаштырылган.
Язма мөрәҗәгатьне [email protected] яки [email protected] электрон почтасына җибәрергә мөмкин.
Республиканың Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча әзерләнде.
Республика халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә социаль яклау чаралары тәгаенләү буенча гражданнарга консультация бирү буенча күпканаллы телефон эшли. Республиканың барлык шәһәр һәм авыллары өчен бердәм телефон: 8 (347) 200-80-80.
Фото: fb.ru
Читайте нас: