Әлшәй хәбәрләре
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Социаль ярдәм
9 февраль 2021, 14:28

Пособиеләр индексацияләнде

1 февральдән ана һәм балалыкка бәйле пособиеләрнең күләме 4,9 процентка артты.

1 февральдән ана һәм балалыкка бәйле пособиеләрнең күләме 4,9 процентка артты. Район коэффициентларын исәпкә алып, алар түбәндәгечә тәшкил итте:
*Медицина оешмаларына йөклелекнең иртә срогында исәпкә баскан хатын-кызларга бер тапкыр түләнә торган пособие – 814 сум 46 тиен,
*бала туганнан соң бер тапкыр түләнә торган пособие – 21719 сум 27 тиен,
*баланы яшь ярымга кадәр тәрбияләү буенча ай саен түләнә торган пособиенең минималь күләме беренче балага да, икенче һәм аннан соң туган балаларга да – 8145 сум 28 тиен.
Шулай ук мәрхүмнәрне җирләү өчен пособие дә индексацияләнде, ул 7388 сум 73 тиен тәшкил итә.
Мәгълүмат Русия Федерациясе социаль страховкалау фондының Башкортстан Республикасы төбәк бүлекчәсе тарафыннан бирелде.
Читайте нас: