Әлшәй хәбәрләре
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Социаль ярдәм
13 март 2021, 12:00

Өч яшьтән җиде яшькә кадәрге балаларга пособие яңа кагыйдәләр буенча исәпләнә

Русия Президенты Владимир Путин балаларга түләүнең яңа тәртибе турындагы указга кул куйды.

Русия Президенты Владимир Путин балаларга түләүнең яңа тәртибе турындагы указга кул куйды.
Өч яшьтән җиде яшькә кадәрге балалар пособиесенә аз тәэмин ителгән, җан башына уртача кереме яшәү минимумыннан түбән булган гаиләләр исәп тота ала. Пособиенең база күләме җан башына төбәк яшәү минимумының 50 процентын тәшкил итә. Гаиләнең җан башына уртача кереме яшәү минимумы күләменнән артмаган очракта балалар өчен ай саен түләү яшәү минимумы күләменең 75 процентына кадәр билгеләнә.
Яшәү минимумы күләменең 75 процентына кадәр түләүне дә исәпкә алып, гаиләнең җан башына уртача кереме яшәү минимумы күләменнән артмый икән, ай саен түләү яшәү минимумының 100 процентына кадәр тәшкил итәчәк.
Пособие күләме, балалар өчен яшәү минимумы күләме үзгәрүен исәпкә алып, ел саен яңадан исәпләнәчәк.
Яңартылган күләмдәге түләүләр 1 гыйнвардан алып түләнә. Яңадан исәпләү 2021 елның 1 апреленнән соң бирелгән гаризага ярашлы башкарылачак.
Шул ук вакытта республиканың
Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, 1 марттан өч яшькә кадәрге балаларга айлык түләүне исәпләүнең автоматик рәвештә озайтылуы үз көчен югалтты. Түләүләрне озайтуның гаризасыз тәртибе пандемия чорында гамәлгә кергән иде. Хәзер льготалы түләүне дәвам итү өчен ата-аналарга яңадан барлык кирәкле документларны җыярга һәм республика халыкны социаль яклау үзәге филиалына яки күп функцияле үзәккә мөрәҗәгать итәргә кирәк булачак.
Зилә ВӘЛИУЛЛИНА.
Фото: orenburzhie.ru
Читайте нас: