Әлшәй хәбәрләре
0 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Солдат бурычына тугры калган алар

Чик буен саклау, хәрби очышлар, һава разведкасы – утыз ел элек булып үткән бу вакыйгаларны Әфганстан сугышында катнашучы, чик буе сакчысы Булат Төхвәтуллин һич кенә дә онытмый.

Чик буен саклау, хәрби очышлар, һава разведкасы – утыз ел элек булып үткән бу вакыйгаларны Әфганстан сугышында катнашучы, чик буе сакчысы Булат Төхвәтуллин һич кенә дә онытмый. Бу сугыш – аның хәрби хезмәтендәге аерым чор. Кыю яугир антына тугры калып, үзен чын солдат итеп күрсәтә һәм “Хәрби казанышлары өчен”, “Яугир-интернационалистка рәхмәтле әфган халкыннан” медальләре белән бүләкләнә.
“Корычтай ныклы”
Булат Төхвәтуллин Миякә районының Богдан авылында туган. Әтисе Флүр Инсаф улы һәм әнисе Тәнзимә Морза кызы аңа корычтай ныклы булсын дип Булат дип исем куша. Ул нәкъ шундый көчле, кыю, түземле һәм максатка омтылучан егет булып үсә ул.
Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Аксен авыл хуҗалыгы техникумына агрономия бүлегенә укырга керә һәм шуннан хәрби хезмәткә чакырыла. Егет абыйсы кебек Туган ил алдындагы изге бурычын үтәргә китә һәм Хабаровск өлкәсендәге чик буе гаскәрләренә эләгә. Башта Украина ССРның Чугуев шәһәрендә күнекмәләр үтә, анда ул Ми-8 һәм Ми-24 вертолетларының борт механигына укый. 1987 елның августында аны сроклы хезмәт үтү өчен Төрекмәнстанга җибәрәләр.
Чик буенда хезмәт
Булат Флүр улы Кызыл байраклы Урта Азия чик буе округының аерым 17нче авиация чик буе полкына эләгә. Ә янәшәдә генә - әфган җире, анда сугыш барган була...
Ашхабадта егет махсус медицина комиссиясен үтә. Илле солдаттан унбер кешене, шул исәптән Б. Төхвәтуллинны сайлап алалар. Ул Ми-8 вертолетының борт механигы, һава укчысы һәм радисты итеп билгеләнә.
-Әфганстан базасыннан командага көненә җидешәр- сигезәр очыш ясарга туры килә иде. Безнең чик буе “вертушкалары” һавага еш күтәрелде. Төп бурычыбыз дәүләт чиген саклау иде. Һавадан без автоколонналарны озатып бардык, ерактагы таулы урыннарга су, азык-төлек, хәрби припаслар алып бардык. Маневр төркемнәрен, десант штурм бригадаларын ут ачудан сакладык. “Зеленка”, ягъни солдатларыбыз өчен хәвефле булган һәм үсемлек белән капланган үзәннәрне тикшерүдә даими катнаштык. Бандформированиеләрне ачыклау буенча хәрби-һава разведкасына бардык, - ди Булат Флүр улы.
Снарядлар шартлавы онытылмый
Байтак еллар узса да, Булат Флүр улы Кайсар шәһәре янында булып үткән вакыйгаларны яхшы хәтерли.
-Бик нык коралланган меңнән артык дошманнар бандасы авылга һөҗүм итә һәм аны уратып ала. Дошман безнең чик буе подразделениесен кулга төшерергә омтылды, - дип искә ала ветеран. – Шуңа бәйле зур күләмле десант-штурм операциясе үткәрелде. Бертуктаусыз снарядлар шартлавыннан һава кып-кызыл булды. Тау битләүләре буйлап безнең градлар эшләде, вертолетлар ракеталар, хәрби припаслар, азык-төлек ташыды.
Яу яланында дошман төркеме эре калибрлы ДШК пулеметыннан безнең вертушкаларга төбәп атты. Командирыбыз икенче тапкыр һавага күтәрелгәндә пулеметны шартлатты. Безгә аларның коралларын тартып алырга, дигән боерык бирелде һәм пулялар, снарядлар яңгыры астында без бу бурычны үтәдек. Базада вертолетны караганда балкага пуля тиеп валда торып калуын күрдек. Ходай саклагандыр инде, вертолетка бернинди дә зыян килмәгән, югыйсә, без үзебезнекеләргә барып җитә алмас идек.
Сугышның өченче көнендә Булат Флүр улы рация буенча дошманның бортларның берсенә зыян китерүе һәм вертолет двигателенең берсе эшләмәве турында ишетеп кала. Экипажны коткару өчен сугыш яланыннан китәргә дигән карар кабул ителә.
-Зыян килгән вертолет тау түбәсенә утырды, безнең вертолет та җиргә төште. Арытабан без хәрби припасларны үзебезгә күчердек, экипаж да безнең вертолетка күчте, ә минем борт командиры зыян килгән вертушка штурвалы артына утырды. Ул көч-хәл белән бортны һавага күтәрде һәм бер двигатель белән безнең аэродромга кадәр барып җитте.
Бу – минем Әфганстандагы хезмәт итүемнең зур булмаган бер эпизоды гына. Ә ел ярым очыш вакытында хәрби дусларыбызны да югалтырга туры килде.
Минем белән бергә якташларым да хезмәт итте. Ул – Шафраннан Илдар Яхин. Нәкъ ул беренчеләрдән булып рация аша диспетчердан вертолетыбызның утка тотылуы турында ишетте. Приютоводан Александр Белов та бар иде. Әйткәндәй, аның әти-әнисе безнең районнан – Воздвиженка авыл Советыннан. Без берничә тапкыр аның белән хәрби операцияләргә очтык, - ди Б. Төхвәтуллин.
Ул еллар турында истәлек мәңге онытылмас
Саргаеп беткән фоторәсемнәрне карап (аларны кайчандыр Булат Флүр улы төшергән), ирексездән үзең дә вакыйгалар шаһитына әйләнәсең. Менә хәрби дуслар очыш алдыннан, менә “вертушка”, ә монда унсигез яшьлек яугир үзе. Һавада төшерелгән фотоларда - мәһабәт һәм горур, шул ук вакытта хәвефле әфган таулары. Нәкъ шушы тауларда канлы алышлар бара, нәкъ шунда күп кенә совет солдатлары мәңгелеккә ятып кала.
-Әфганлылар үз җирләренә совет солдатларының керүенә риза түгеллеген һәрвакыт белдереп торды, - дип дәвам итә Б. Төхвәтуллин. – Бервакыт без сарыклар көтүе йөргән ялан өстеннән очтык. Көтүче безгә төбәп ата башлар дип уебызга да китермәдек, кыскасы, могҗиза белән генә ул урыннан китеп исән калдык.
Совет гаскәрләре Әфганстаннан чыгарылган көн дә Булат Төхвәтуллинның хәтерендә озак сакланачак. Бу бөтен солдатлар, аларның әти-әниләре өчен иң бәхетле көннәрнең берсе булгандыр. 15 февральдә чик буеннан чыкканда якташыбыз хезмәттәшләре белән бергә генерал-полковник Б. В. Громовны һәм совет гаскәрләрен озатып барган. Үзенә 1989 елның 28 маенда гына СССР Кораллы Көчләре сафыннан демобилизацияләнүе турында боерык чыгарыла.
Туган ягына кайткач, Булат Флүр улы техникумда укуын тәмамлый һәм Бәләбәй районында һөнәре буенча эшли башлый. Читтән торып БР Эчке эшләр министрлыгының Уфа юридик институтында укый, озак еллар милициядә эшли. Әлшәй районы эчке эшләр бүлегендә төрле вазыйфаларда хезмәт сала, оператив дежурный ярдәмчесе, балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлек инспекторы, милициянең участок уполномоченные, тәфтиш бүлеге җитәкчесе урынбасары була. Шушы вазыйфадан ул отставкага чыга. 1, 2, 3 дәрәҗә “Эчке эшләр министрлыгында намуслы хезмәт өчен” медальләре, “МВД отличнигы” һәм “БР Эчке эшләр министрлыгының почетлы хезмәткәре” билгеләре белән бүләкләнә.
Булат Төхвәтуллин бүген дә эшсез утырмый. Район нотариусы булып эшләгән тормыш иптәше Светлана Холодова белән бергә хезмәт сала. Тату гаиләдә ике кыз тәрбияләп үстергәннәр. Булат Флүр улы гомернең һәр минутының кадерен белә, якыннары турында хәстәрлек күрә һәм әфган сугышы кебек канлы бәрелешләрнең бервакытта да кабатланмавын тели.
Айгөл МӨХӘММӘТДИНОВА.
Фото гаилә архивыннан алынды.
Әфган сугышы ветераннары Булат Төхвәтуллин (уңда) һәм Сергей Нагаец Пионерлар йортында тәрбияләнүчеләр белән очрашу вакытында.
Зилә Җәлилова фотосы.
Читайте нас: