Әлшәй хәбәрләре
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт туризмы
10 июль 2018, 02:00

Турист сукмаклары бик текә

Шушы көннәрдә укучылар арасында спорт туризмы буенча 61нче район ярышлары узды.

Шушы көннәрдә укучылар арасында спорт туризмы буенча 61нче район ярышлары узды.
Эссе. Июнь. Менә тагын Түбән Әүрез авылы янындагы матур табигать кочагында палаткалар лагере барлыкка килде. Анда мәктәпләрдән 22 команда урнашты.
Чараны тантаналы ачып, район хакимияте башлыгы урынбасары З. З. Әхмәтов, мәгариф бүлеге җитәкчесе А. Т, Солтанголов, Пионерлар йорты директоры Н. А. Самойлова, спорт комитеты рәисе Д. М. Әхмәдрисламов яшь туристларга изге теләкләрен җиткерде.
Программа, гадәттәгечә, мавыктыргыч һәм кызыклы булды. Беренче көнне җәяүле дистанцияләр буенча ярышлар узды.
Инструктаж үткәннән соң, спорт туризмы өчен махсус киемнәр кигән укучылар бәйгене башлады. Командалар, бер-берсенә ярдәм итеп, барлык киртәләрне вакытында үтте. Юл катлаулы булды: бертуктаусыз төшү, күтәрелүләр, бүрәнә аша чыгу, асылмалы баудан үтү, траверс һәм башкалар. Яшь туристларга кагыйдәләрне бозмый, этапларны үтү җиңелдән булмады. Ара зур булганга, җитез хәрәкәт итәргә кирәк иде.
Конкурс программасында балалар командалары белән таныштырды һәм гитарага кушылып турист җырын башкарды. Укучылар тарих, район мәдәнияте һәм табигате, турист атамаларына кагылышлы сораулар кергән туган якны өйрәнү викторинасында белемен тикшерде. Анда шулай ук турист күнекмәләре һәм көнкүреше бәяләнде.
Мавыктыргыч ярыш йомгаклары буенча гомум беренчелектә Пионерлар йортының туристик юнәлештәге берләшмәләре арасында – Түбән Әүрез урта мәктәбе “Яшь турист” команда берләшмәсенә (җитәкчесе Р. Шәйбәков), урта белем бирү мәктәпләре арасында – Слак мәктәбе командасына (Р. Мохтаров), төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында – Гәйнәямак мәктәбе командасына (Р. Солтанов) җитүчеләр булмады. Җиңүчеләр һәм призерлар район мәгариф бүлеге грамоталары белән бүләкләнде.
Ике көн сизелми дә үтеп китте. Бу вакыт эчендә яшь спортчылар үзләрен экстремаль шартларда сынап карады, үзләре ашарга пешерде, кичләрен учак янында җырлар җырлады. Барысы да онытылмаслык тәэссоратлар алды, яңа дуслар тапты.
Айгөл МӨХӘММӘТДИНОВА.
Автор фотосы.
Читайте нас: