Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт туризмы
13 июль 2018, 02:00

Укытучыларны туристлар слеты берләштерде

Менә мәгариф хезмәткәрләренең спорт туризмы буенча VII район ярышлары да артта калды, ул ел саен традиция буенча матур табигатьле Ташлы авылы янында уза.

Менә мәгариф хезмәткәрләренең спорт туризмы буенча VII район ярышлары да артта калды, ул ел саен традиция буенча матур табигатьле Ташлы авылы янында уза. Бу юлы да районның 22 гомуми белем бирү учреждениеләреннән 200дән артык кеше лагерь шәһәрчегенә җыелды.
Палаткалар, барлык кагыйдәләр буенча ягылган учаклар, саф һавадагы ике көнлек турист тормышы педагогларны көндәлек мәшәкатьләрен онытып, рәхәтләнеп ял итәргә мәҗбүр итте. Алда аларны мавыктыргыч, кызыклы ярышлар, эстафеталар һәм конкурслар көтте.
Иң элек командаларның тантаналы парады булды, алар урман акланында тигез сафларга тезелде. Слетта катнашучыларны турист мизгеле ачылуы уңаеннан республика мәгариф министры урынбасары Г. Р. Ялчыкаева, район хакимияте башлыгы урынбасары З. З. Әхмәтов, мәгариф бүлеге җитәкчесе А. Т. Солтанголов котлады һәм ярышларда уңышлар теләде.
Берәүләр учакта ашарга әзерләгән арада икенчеләр ярышларның беренче төре – ишкәк ишүгә әзерләнде, көн дә бик матур иде. Коткару жилетлары киелде, резина көймәләр әзерләнде, кулларга ишкәкләр алынды. Һәр командадан икешәр катнашучы (ир-егет һәм хатын-кыз) ярышка әзерлеген белдерде. Ярышучыларның нинди комарлык белән бу биремне башкаруын күрсәгез иде, ә җанатарлар турында сөйләп торасы да түгел!
Турист сукмагында туган якны өйрәнү, ориентирлашу, топографик билгеләр буенча һәм иҗади биремнәр үтәргә, шулай ук эрудиция, команда бердәмлеге күрсәтеп, үзара ярдәмләшеп эшләргә кирәк иде. Киртәләр юлында команда вәкилләрен “тычкан тозагы” көтте, аларга параллель култыксалардан, “сазлык”тан үтәргә кирәк булды.
Слет барышында һәр команда видеоматериал әзерләде, аңа монтаж ясалды, катнашучылар өч минут дәвамындагы видеороликның жанрын (интервью, репортаж, видеоклип) үзләре билгеләде. Эшләр август уртасына кадәр кабул ителәчәк, җыелган баллар, шулай ук мәгариф бүлегенә алдан игълан ителгән “Туктал мизгел!” фотоконкурсына мәктәпләрдән электрон формада җибәрелгән ун фоторәсем киләсе турслет зачетына кертеләчәк.
Турист кухнясы конкурсында катнашучылар учакта бик тәмле ризыклар әзерләде. Анда урта мәктәпләр арасында А төркемендә М. Буранголов исемендәге башкорт лицее, 2нче мәктәп, гимназия командалары беренче урынга лаек булды. Төп белем бирү мәктәпләре арасында Б төркемендә Чурай мәктәбе җиңде.
Турист палаткалары да игътибарны үзенә җәлеп итеп торды. Бу конкурста лагерь территориясендәге тәртип, азык-төлекне саклау шартлары, учак урынын җиһазландыру, азык калдыкларын утильләштерү ысулы, хәвефсезлек техникасы кагыйдәләрен үтәү һәм, әлбәттә, ярышларда катнашучыларның дисциплинасы исәпкә алынды. А төркемендә янә - башкорт лицее һәм 2нче мәктәп, Б төркемендә Красный Клин мәктәбе беренче урыннарны алды.
Восьмерка, булинь, встречный, брамшкот, стремя... Юк, бу корабльдә капитанның матросларына команда бирүен аңлатмый, ә мәктәп директорлары билгеле вакыт эчендә баудан төеннәр бәйләү осталыгын күрсәтә. Бу ярышта иң җитезе кем булды соң? Ул - 2нче мәктәп җитәкчесе Илдус Сәлимов. Әйткәндәй, призерлар исәбенә Шафраннан Елена Раевская да керде, ул да Трунтаиш авылыннан Илдар Гимаев кебек икенче урынны алды. Өченче урында – гимназиядән Сергей Колеганов.
“Табигатьне бергә саклыйк!” экологик агитбригадалар конкурсы да кызыклы узды, анда бигрәктә гимназия командасы аерылып торды һәм ул баренче урынны яулады.
Слетта катнашучылар бик күп мавыктыргыч биремнәр үтәде, аның йомгаклары буенча А төркемендә команда беренчелегендә 2нче мәктәп-беренче, гимназия икенче урынга чыкты, башкорт лицее өченче урынны алды. Б төркемендә шул нисбәттә Красный Клин мәктәбе-беренче, Мәндән командасы- икенче, Нигъмәтулла мәктәбе өченче урынны алды.
Ярышларда катнашучылар Ташлы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы И. Р. Мәүлияровка, И. Ф. Байбулатова җитәкчелегендәге мәктәп коллективына ярышларны үткәрүгә урын әзерләгәннәре өчен рәхмәт белдерде. Укытучылар рәхәтләнеп ял итте, алар, лаеклы бүләкләр алып, күтәренке кәеф белән таралышты. Мәгариф бүлеге җитәкчесе А. Т. Солтанголовның тик инициативалы һәм актив укытучылар гына шундый ук укучылар тәрбияли ала, дигән сүзләре хактыр да.
Ирина ВЛАДИМИРОВА.
Читайте нас: