Әлшәй хәбәрләре
+29 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Спорт туризмы
11 июль 2019, 02:00

Чагу тәэссоратлар, туристлар учагы, ихлас аралашулар

Районда укытучыларның туристик слеты узды

Озак көтелгән җәй елга буйларына, сәяхәтләргә һәм экскурсияләргә әйди һәм ял итүчеләрнең барысына да уңай тәэссоратлар бүләк итә. Ә районыбыз педагоглары бу мизгелдә ел саен туристик слетка җыела.


Быел алар Ташлы авылы янындагы матур табигать кочагында палаткалар корды. Җитезлеген, спортка маһирлыгын күрсәтү, кызыклы эстафеталар һәм конкурсларда катнашу, яңа уку елы алдыннан бетмәс мәшәкатьләреннән арынып бераз ял итеп алу өчен монда 200дән артык укытучы килде.


Матур спорт киемнәрендәге зифа буйлы укытучы-туристлар тантанага тезелде. Аларны район Советы секретаре Шамил Сәлимов, мәгариф бүлеге җитәкчесе Алик Вәлиәхмәтов, Пионерлар йорты директоры Надежда Самойлова, спорт һәм яшьләр сәясәте комитеты рәисе Динар Әхмәдрисламов, халык мәгарифе һәм фән хезмәткәрләре профсоюзының район оешмасы рәисе Гөлшат Кашапова сәламләде һәм алда торган ярышларда уңышлы стартлар, рух күтәренкелеге, яхшы ял теләде.

Былтыр җиңү яулаучылар турслет флагын күтәрде.Киеренке ярышлар алдыннан соңгы инструктаж үткәрелде. Быел педагогик хезмәткәрләрнең спорт туризмы буенча сигезенче ярышларында тәүге тапкыр Шафран шифаханә мәктәп-интернаты командасы да катнашачак, алар ел дәвамында чарага җентекле әзерләнгән.

Саф һава, ялан чәчкәләре, кызарып пешкән җир җиләгенең хуш исе, учакта әзерләнгән азык, фикердәшләрнең бердәм командасы, ихлас аралашу – әгәр турслет оештырылмаса, кайчан болай жыелырлар иде әле?! “Туристлар слеты хис-тойгыларны яңарта”, дип юкка гына әйтмиләр бит.


А төркеменә һәрвакыттагыча урта мәктәпләр, Б төркеменә төп гомуми белем бирү мәктәпләре керде. “Каршылыклар сызаты” эстафетасында башкорт лицее һәм Гәйнәямак мәктәбе укытучылары иң яхшы нәтиҗә күрсәтте. Гәйнәямак һәм Раевка гимназиясе командалары резина көймәдә ишкәк ишү буенча ярышларда уңышка өлгәште. Туристлар сукмагында лицей, 2нче мәктәп, гимназия һәм Нигъмәтулла мәктәбе командалары ал бирмәде. Билгеле бер вакыт эчендә төйнәп бәйләү буенча конкурста Түбән Әүрездән Ринат Шәйбәков белән Кармыштан Илдар Әхтәмов иң җитезләре булды.

Мәгариф бүлегенә җибәрелгән чагу видеороликлар һәм фотоларны карап 2018 елгы туристик слетны хәтерләренә төшерделәр. Бу конкурста Шафран, Гәйнәямак, гимназия һәм Красный Клин мәктәпләре командалары җиңүче дип табылды.

Яланда учакта пешкән азыктан да тәмлерәк ризык бармы икән? Хәтта гади генә бәрәңге дә монда бик тәмле булып пешә. 2нче мәктәп, гимназия, Никифар урта мәктәбе, Кармыш, Шафран шифаханә мәктәп-интернаты һәм Мәндән авылы командалары иң яхшы аш-су осталары дип билгеләнде.


А төркемендә барлык төр ярышлар буенча команда беренчелегендә М. Буранголов исемендәге башкорт лицее, 2нче мәктәп, Никифар мәктәпләре шул нисбәттә беренче, икенче һәм өченче урыннарны алды. Б төркемендә исә Красный Клин, Гәйнәямак һәм Нигъмәтулла командалары призлы урынга чыкты.

Быелгы слет та укытучыларга яхшы кәеф, көч-дәрт һәм чагу тәэссоратлар бүләк итте. Яңадан очрашканга кадәр!

Ирина ВЛАДИМИРОВА.
“Без булдырабыз!”

Читайте нас: