Быел февраль аенда янгын чыгу сәбәпле, йортыбызның яртысы зыян күрде. Әмма без бәла килгәндә ялгыз калмадык.
"Росгосстрах" җәмгыятенең Әлшәй филиалы универсаль офисы хезмәткәрләре ярдәмендә, без анда ел саен милкебезне страховкалыйбыз, безгә тиз арада китерелгән зыянның хакын түләделәр. Бу акчага яңа торак сатып алу мөмкинлеге туды.
Безнең участокка беркетелгән страховкалау агенты Зөһрә Сәлахетдин кызы Шәрәфетдиновага рәхмәт белдерәсем килә, нәкъ ул безне һәр хуҗа үз милкенең сакланышы турында кайгыртырга тиешлеген аңлатты.
Безнең гаилә “Росгосстрах” компаниясенең ышанычлы булуына чынбарлыкта инанды. Хәзерге гади булмаган икътисади шартларда торакны тергезүгә караганда, страховкалау полисына акча табу күпкә җиңелрәк.
2019 елның 9 аенда Башкортстанда “Росгосстрах” җәмгыяте страховкалаучыларга 1,1 млрд сумнан артык акча түләгән.