Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сынамышлар
14 Май 2020, 23:00

Май аена халык сынамышлары

Айның башы җылы, матур килсә, икенче яртысы салкын булыр һәм киресенчә.

Май аенда яңгырлар күп яуса, сентябрь коры килер, һәм киресенчә.

* Шомырт чәчәк атканда һәрвакыт салкыннар көтелә.

* Май салкын килсә, икмәккә бай ел булыр.

* Беренче торналар күренгәч, борчак чәчәргә вакыт.

* Торналар бик еш күренсә – корылыкка.

* Май аенда коңгызлар күп булса, шулай ук корылык көтелә.

* Майның егерме берендә яңгыр яуса, көз яңгырлы булыр.

* Айның соңгы көннәрендә, гадәттә, җиде елга бер тапкыр салкыннар күзәтелә.
Фото:6-kanal.ru
Читайте нас: