Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Демография
2 март 2018, 02:00

Балаларның ялын оештыру максатында

Балаларның, үсмерләрнең һәм яшьләрнең ялын һәм аларны савыктыруны тәэмин итү буенча гыйнварда район ведомствоара комиссиясенең киңәйтелгән утырышы узды.

Балаларның, үсмерләрнең һәм яшьләрнең ялын һәм аларны савыктыруны тәэмин итү буенча гыйнварда район ведомствоара комиссиясенең киңәйтелгән утырышы узды.
Утырышны комиссия рәисе, район хакимияте башлыгы урынбасары З. З. Әхмәтов алып барды, анда 2017 елгы җәйге савыктыру кампаниясе йомгаклары тикшерелде һәм яңа бурычлар билгеләнде.
Быел районыбызда 22 мәктәптә, Пионерлар йортында һәм Раевка авылының балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә 24 көндезге лагерь, ел әйләнәсенә эшләүче балалар шифаханәләре һәм савыктыру лагерьлары, мәгариф учреждениеләрендә профильле лагерьлар һәм хезмәт берләшмәләре оештырылачак.
Ел саен район халыкны эш белән тәэмин итү үзәге укудан тыш буш вакытны 14 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге үсмерләрне эш белән тәэмин итүгә булышлык итү программасын төзи.
Моннан тыш, аз чыгымлы ял формалары: туристик лагерьлар, берничә көнлек, категорияле походлар (бер көнлекләрдән тыш), экскурсияләр, җәяү һәм велосипедта этнографик экспедицияләр, походлар оештырылачак.
Комиссия утырышында оешмалар һәм предприятиеләр җитәкчеләренә “Башкортстан Республикасының савыктыру учреждениеләренә сертификатларны электрон бүлү” сайты эше турында хәбәр ителде. Балалар шифаханәләренә путевкалар бирү өчен гаризаны https://rest.edu-rb.ru сайты аша электрон вариантта тапшырырга яки район мәгариф бүлегенең 8нче бүлмәсенә (тел. 3-01-71) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Заявкалар 8 апрельгә кадәр кабул ителә.
Н. КӘРИМОВА,
җәйге савыктыру эше координаторы, мәгариф бүлеге методисты.
Читайте нас: