Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Демография
10 апрель 2018, 02:00

Күктә ике йолдызчык кабынды

Дөньяда могҗизалар булмый, диләр!

Дөньяда могҗизалар булмый, диләр! Әмма Ватаныбызның төрле почмакларында дәваханәләрдә минут саен сабыйлар дөньяга аваз сала, яңа тормыш башлана, бу үзе могҗиза түгелмени.
Кеше туганда һавада яңа йолдыз кабына, диләр. Менә шундый йолдызчыклар Әлшәй күгендә дә кабынды. 23 мартта 9 сәгать 22 минутта Алина һәм Рөстәм Ахуновларның гаиләсендә - кызлары, ә бер минуттан соң уллары дөньяга килде.
Күктәге һәр йолдызның үз атамасы булган кебек, бәхетле әти-әни дә балаларына Илнара һәм Линар дигән матур исем бирде.
Илнара – гадәти булмаган исем. Аның тарихы берничә йөз ел элек башлана. Тел белгечләре фикеренчә, бу исемдә төрек тамырлары ята, тәрҗемәсе “нурлы”, “ялкынлы” дигәнне аңлата. Линар – гарәп сүзе, рус теленә тәрҗемә иткәндә “Аллаһ нуры”н аңлата.
Әлшәй районының ЗАГС бүлегендә тантаналы шартларда Русия Федерациясенең яңа гражданнары – 2018 елның тәүге игезәкләре тууы теркәлде, яшь ата-анага балаларының беренче документы – туу турында таныклыклар тапшырылды. Анда баланың исеме, буыннан-буынга килгән фамилиясе, туган көне, аңа гомер бүләк иткән әти-әнисенең исеме күрсәтелгән.
Ахуновларның бәхетле гаиләсен шатлыклы вакыйга белән район хакимиятенең яшьләр бүлеге вәкилләре дә тәбрикләде. Алар яшь гаиләгә истәлекле бүләкләр тапшырды. Ә бу тантана турында Алина белән Рөстәм балаларына күп тапкырлар сөйләр, сабыйларын ничек ихлас котлауларын матур хатирәләр белән искә алыр әле.
Лариса САФИНА,
ЗАГС бүлеге җитәкчесе.
Читайте нас: