Әлшәй хәбәрләре
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Демография
13 август 2018, 02:00

Дөньяга киләбез, гашыйк булабыз, өйләнешәбез...

Июль дә сизелмичә үтеп китте. Җәй уртасы булган бу матур айда рәхәтләнеп су кердек, җиләк җыйдык, кыскасы, бу ел мизгеле эссе булуы белән дә, салкынча көннәре белән дә хәтердә калды.

Июль аендагы статистика мәгълүматларына караганда, ике балалары булган бер гаилә Ладия һәм Лидия исемле игезәк кызлар алып кайткан. Әлшәйдә бу айда барлыгы 45 бала дөньяга килгән, шуларның 22се – малайлар һәм 23ө – кызлар. Бу үткән ел белән чагыштырганда 12 балага күбрәк. Былтыр 10 малай һәм 23 кыз туган иде. 10 гаиләдә – беренче, 15ндә – икенче, 16сында – өченче һәм 4 гаиләдә дүртенче һәм аннан күбрәк балалары туган.

Республикадагы кебек, районыбызда да Артем, Әмир, Аскар, Кирилл, Богдан, Эмиль, София, Арина, Амелия һәм Милана кебек исемнәр популяр булып кала. Бер сабыйга киң билгеле футболист хөрмәтенә Ренальд дип исем кушканнар. Сирәк булса да Ранил, Фидан, Дмитрий, Кемаль, Айза, Эсмира, Хадиджа һәм Юлиана исемнәре дә очрый.

Биш ел бергә яшәгәннән соң никахларын таркаткан гаилә парлары быел янә мөнәсәбәтләрен законлаштырган. Район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Лариса Сафина әйтүенчә, барлыгы 29 никах теркәлгән. Кызганычка каршы, 13 пар аерылышырга карар иткән. Үткән елның шул ук чорына андыйлар нибары бишәү генә иде.

Бу чорда никахта яшәүчеләр тарихында куанычлы хәл булган. Июнь аеның соңгы көннәрендә 85 яшьлек кияү “егете” 63 яшьлек хатынга өйләнгән.

Бер яшь хатын ире белән аерылышканнан соң яңадан кыз фамилиясен алырга карар иткән, бу фамилия аны бәхетлерәк итәр, дип уйлый.

Тормыш дәвам итә. Кемдер туа, өйләнә, гашыйк була, кемдер фани дөнья белән хушлаша. Пенсия яшенә дә җитми 36 ир һәм 60 яшьтән өлкән 28 хатын вафат булган. Бу үткән елның июле белән чагыштырганда 20 кешегә күбрәк. Йөрәк-кан тамырлары авырулары янә үлем сәбәпләре буларак теркәлгән.

Ирина ВЛАДИМИРОВА.
Читайте нас: