Әлшәй хәбәрләре
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Демография
7 сентябрь 2018, 02:00

Башкортстанда балалар күбрәк туа

Июль аенда Башкортстанда4400 бәби туган. Ел башыннан алып һәр ай саен республикада уртача алганда3800-4000 сабый дөньяга килгән.

Сәясәт – зур көчкә ия. Дөрес алып барылган сәясәт илнең икътисадын, социалькөнкүрешен үстерә, халыкларның тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә китерә. Хәтта демографик хәлне тотрыкландыруга да йогынтысы зур аның. Соңгы вакытта Башкортстанда балалар туу күрсәткеченең үсүе дә шул дөрес сәясәтнең күркәм нәтиҗәсе, ди белгечләр.

-Мөгаен, бу тууны арттыруга юнәлтелгән чараларның матур нәтиҗәседер. Мөгаен, алар үзләренең нәтиҗәләрен бирә башлагандыр,- диде Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры Рөстәм Мәрданов та дүшәмбе көнне үткән оператив киңәшмәдә.– Боларга федераль дәрәҗәдә кабул ителгән чаралар да, Башкортстан Республикасы Башлыгы указы буенча беренче сабый туган очракта түләнә торган 300 мең сум акча да керә.

Әйткәндәй, әлеге ярдәмне алу буенча мөрәҗәгать итүчеләр саны көткәннән сизелерлек күп булып чыккан. Шул сәбәпле, бюджет ассигновацияләрен дә арттырырга туры килгән. “Узган атнада бу ярдәмне күрсәтү максатына өстәмә рәвештә 690 миллион сум акча бүлү турында карар кабул ителде. Чөнки әлеге сумманы бирүне планлаштырмаган кешеләр саны 1700 кешегә барып басты,- диде Рөстәм Мәрданов һәм “күрсәткечләрне анализларга кирәк” дип өстәде.

Яңа гаилә барлыкка килү һәрвакыт шатлыклы. “Тату яшәгез, күп итеп балалар үстерегез” дип телибез аларга.

Соңгы чорда Башкортстанда демографик хәлнең яхшыра баруы күзгә ташлана. Яшьләр арасында законлы никахка кереп, сабыйларын әти-әниле итеп түгәрәк гаиләдә тудыру матур традициягә әверелә бара.

Әйткәндәй, күптән түгел Башкортстанда эш визиты белән булып киткән “Гадел Русия” партиясе лидеры Сергей Миронов Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов белән очрашу вакытында республикабыздагы беренче бала тууга бирелә торган түләүне бар ил буйлап җәелдерергә кирәк дип белдерде.


Гөлара Арсланова.


“Өмет” гәзитеннән.


Читайте нас: