Әлшәй хәбәрләре
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Демография
14 сентябрь 2018, 02:00

Имран, Герман, Ибраһим, Илария...

Яңа туган сабыйларына әлшәйлеләр менә шундый сирәк очраган исемнәр дә бирә.

Яңа туган сабыйларына әлшәйлеләр менә шундый сирәк очраган исемнәр дә бирә.
Җәйнең иң җылы соңгы ае – август та үтеп китте, аны халыкта төрлечә атыйлар, ешрак мул уңыш ае да диләр. Чөнки бу урак, караңгы төннәр, гөмбә аенда бар нәрсә дә өлгерә. Ә елның сигезенче аена бу атама Рим императоры Октавиан Август хөрмәтенә бирелгән. Монысы инде бөтенләй икенче тарих, ә без көн темасы – статистикага күз салыйк һәм бу айның әлшәйлеләр өчен нинди булуын ачыклыйк. Бу җәһәттән безгә, һәрвакыттагыча, район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Лариса Сафина ярдәм итәр.
-Туу турында 32 акт язмасы төзелгән, бу үткән елның шул ук чоры белән чагыштырганда 10га азрак. 14 малай һәм 18 кыз дөньяга килгән. Июльдә, хәтерегезгә төшерәбез, 45 сабый – 22 малай һәм 23 кыз туган иде. Бу юлы да ата-аналар сабыйларына Милана, Самира, Рания, Эмиль, Давид, Ярослав кебек сирәк очрый торган һәм шулай ук популяр исемнәр дә бирде, - дип сөйли Лариса Тәминдар кызы. – 6 гаиләдә – беренче, 13ендә – икенче, 5сендә – өченче, берсендә – дүртенче, тагын бер гаиләдә бишенче бала туган.
Бу мавыктыргыч сәяхәтләр, сихри төннәр, эссе кояш һәм хуш исле чәчәкләр аенда ЗАГС бүлеге белгечләре өчен кызу чор башлана. Августта 48 (!) пар никахын теркәгән. Яшьләрнең күбесе төрле билгеләргә, шул исәптән саннар тылсымына да ышана, ә алар тормышыбызга ныклап үтеп керде. Быел 8 августта (бу көнне 5 никах теркәлгән) һәм 18 августта 12 пар язмышларын бергә бәйләгән. Сигезле саны уңыш, иминлекне символлаштыра, ул гаилә тормышына тотрыклык, тынычлык китерә, дип санала, димәк, никах ныклы һәм бәхетле булачак.
Әлбәттә, бу юрамышларның дөреслеген вакыт күрсәтер. Кызганычка каршы, бу айда аерылышулар да булган - 16 гаилә пары никахын таркаткан. Ә үткән елның бу чорында – 8.
Биш кеше исемен үзгәртергә карар иткән, аларга соңгы елларда тупланган документларның барсын да алмаштырырга туры киләчәк.
43 кеше (2017 елда – 57) якты дөнья белән хушлашкан. Йөрәк-кан тамырлары һәм онкологик авырулар үлемгә китерүче сәбәпләр булып тора.
Ирина ВЛАДИМИРОВА.
Читайте нас: